Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хуҗабикәләр колагына

БӘРӘҢГЕ ПИЛМӘНЕ

Кирәк: - 1 стакан җылымса су; - 3 стакан он; - 4-5 бәрәңге; - 2 суган; - пычак очында чәй содасы; - үсемлек мае; - тоз.

1. Онга тоз, чәй содасы кушарга һәм болгата-болгата су өстәргә. Каты камыр басарга. 

2. Вак итеп туралган суганны алтынсу төскә кергәнче кыздырырга. 

3. Чистартылган бәрәңгене угычтан уарга һәм тоз сибеп, суган белән бергә болгатырга. 

4. Камырны 5 мм калынлыгында җәеп, түгәрәкләр кисәргә. 

5. Һәркайсының уртасына бәрәңге эчлеген салып, кырыйларын беркетергә. 

6. Пилмәннәрне тозлы суда пешерергә. Аннан алтынсу төскә кергәнче үсемлек маенда кыздырырга.

 

https://vk.com/tatarshlari

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев