Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хуҗабикәләр колагына

Чәк-чәк пешерү рецепты

Камыр өчен: 5 йомырка 1 аш кашыгы сөт 2 аш кашыгы су 1/2 чәй кашыгы чәй содасы 1/2 чәй кашыгы тоз кирәгенчә он Болгату өчен: 1 стакан шикәр комы 1/2 стакан бал Барысын бергә кушып болгатканнан соң, камыр басарга. Йомшак сыгылмалы камырны 25-30 минутка кабарырга куярга. Шуннан соң калынлыгы 2-3...

Камыр өчен:
5 йомырка
1 аш кашыгы сөт
2 аш кашыгы су
1/2 чәй кашыгы чәй содасы
1/2 чәй кашыгы тоз
кирәгенчә он

Болгату өчен:
1 стакан шикәр комы
1/2 стакан бал

Барысын бергә кушып болгатканнан соң, камыр басарга. Йомшак сыгылмалы камырны 25-30 минутка кабарырга куярга.

Шуннан соң калынлыгы 2-3 миллиметр булган җәймәләр әзерлибез. Җәелгән камырны 2,5-3 сантиметр зурлыктагы тасмаларга, аннан соң нечкә баусыман кисәкләр кисәбез.
Тирән табага көнбагыш мае салып, аны утка куябыз. Май кызганнан соң камыр кисәкләре алтынсу төскә кергәнче кыздырабыз.

Кечерәк савытка бал, шикәр комы салып плитәгә куярга һәм болгата-болгата кайнап чыкканчы утта тотарга.
Майда кызган камыр кисәкләрен кайнап чыккан бал һәм шикәр комы катнашмасы белән яхшылап болгатырга һәм тәлинкәләргә салып конус формасына китерергә.

Чәк-чәкне берәр сәгатькә суыткычка куеп торганнан соң зур булмаган кисәкләргә бүләбез.

Чәйләрегез тәмле булсын!

Чыганак:https://vk.com/public126625242

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X