Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хуҗабикәләр колагына

Чүлмәктәге гөмбәле пилмән рецепты

3 чүлмәккә: 500 г пилмән, 300 г шампиньон гөмбәсе, 2-3 суган, тоз, борыч, укроп, яшел тәмләткечләр, кыздыру өчен үсемлек мае. Чистартылган суганны ярым боҗралап турарга һәм алтынсу төскә кергәнче үсемлек маенда кыздырырга. Юылган гөмбәне шакмаклап турарга. Чүлмәккә кыздырылган суган, гөмбә салып, тоз сибәргә. Чүлмәкнең 2/3 өлеше тулырлык итеп (якынча 10-15)...

3 чүлмәккә: 500 г пилмән, 300 г шампиньон гөмбәсе, 2-3 суган, тоз, борыч, укроп, яшел тәмләткечләр, кыздыру өчен үсемлек мае.

Чистартылган суганны ярым боҗралап турарга һәм алтынсу төскә кергәнче үсемлек маенда кыздырырга.

Юылган гөмбәне шакмаклап турарга. Чүлмәккә кыздырылган суган, гөмбә салып, тоз сибәргә. Чүлмәкнең 2/3 өлеше тулырлык итеп (якынча 10-15) пилмән өстәргә. Алар өстенә кайнар су яки шулпа агызырга (алар пилмәнне әз генә капларлык булсын). Капкач каплап, духовкага куярга.

200 градуска кадәр җылытылган духовкада кайнап чыкканнан соң 20 минут тотарга.

Чыганак: Татар Тодау

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев