Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хуҗабикәләр колагына

Чәй эчәбез торт белән

Духовкасыз, җиңел генә ясала торган бик тәмле торт — шалаш торты. Бөтен кешедә дә беренче мәртәбәдән килеп чыга. Сез дә ясап карагыз.

Кирәк булачак:

150 гр. атланмай;

ярты стакан шикәр комы;

200 гр. эремчек;

гади генә коры печеньены (барлыгы 300-400 гамм тирәсе);

ике стакан сөт;

 

консервированный персик яки ананас;

100 гр. какао;

Ничек ясарга:

Өй температурасында йомшарган 150 гр. атланмайга ярты стакан шикәр комы, 200 гр. эремчек кушып, яхшылап болгатырга (май урынына куе каймак кулланырга була).

Ашамлык төрә торган пленканы җәеп куярга. Аның өстенә печеньены җылы сөткә манып алып, өч рәт тезәргә. Уртадагы рәт өстенә, майлы-эремчекле катнашманы сыларга, аның өстенә персикларны бераз ваклап салырга. Тагын бераз гына эремчек сыларга һәм пленканы ике ягыннан күтәреп, тортны ябып куярга өстенә како порошогы сибәргә. Шул рәвешчә, шалаш формасындагы тортны ике сәгатькә суыткычта тотарга.

Торт әзер! Чәйләрегез тәмле булсын.

 

Фото: http://idel-tat.ru

http://idel-tat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев