Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хуҗабикәләр колагына

Д витаминын дөрес итеп бирәбез

Рахит… Өлкән буын вәкилләре арасында бу авыру турында белмәгән кеше юктыр, мөгаен. Ә менә яшь әниләрнең күбесе әлеге чирдән, Аллага шөкер, хәбәрдар түгел… Шулай булгач, бу теманы нигә күтәрәсең соң, дисезме? Чөнки рахит авыруының төп профилактикасы - Д витамины. Тик ата-аналарның күбесе сабыйларына аны бирүдән баш тарта, яисә инде әлеге...

Рахит… Өлкән буын вәкилләре арасында бу авыру турында белмәгән кеше юктыр, мөгаен. Ә менә яшь әниләрнең күбесе әлеге чирдән, Аллага шөкер, хәбәрдар түгел…

Шулай булгач, бу теманы нигә күтәрәсең соң, дисезме? Чөнки рахит авыруының төп профилактикасы - Д витамины. Тик ата-аналарның күбесе сабыйларына аны бирүдән баш тарта, яисә инде әлеге витаминның әһәмиятенә әллә ни зур игътибар бирмәү сәбәпле, оныта. Ә чынлыкта исә, бу шактый начар нәтиҗәләргә китерергә мөмкин икән бит.

Әлбәттә, бер генә ананың да яңа туган сабыеның организмын теләсә-нәрсә белән "тутырасы" килми. Әгәр балаң чирләп китсә, кайчакларда теләсәң-теләмәсәң дә дарулар бирергә туры килә бит. Ә менә күп очракта профилактика өчен языла торган витаминнардан исә баш тартсаң да ярый, янәсе…

Балага өч ай булганчыга кадәр мин дә шулай уйлый идем. Педиатр көненә бер тамчы Д витамины бирергә кушып китсә дә, аны сатып алырга ашыкмадым. Аннары соң таныш әниләр "сөякләрнең ныгуын, үсешен тәэмин итә торган бу витамин нәтиҗәсендә баланың башындагы "родничогы" вакытыннан алда ябылырга мөмкин", - дип куркытты. Шуннан соң бу витамин турындагы уйларым белән гомумән дә саубуллаштым.

Кызыма өч ай булгач без түләүле клиникага хирург янына юл тоттык. Аның беренче җөмләсе: "Д витамины бирәсезме?", - булды. Мин инде, әлбәттә, "юк" дип җавап бирдем. Шуннан соң миңа әлеге хирург авызыннан ярты сәгатьлек лекция тыңларга туры килде.

Сабантуй газетасы

Аның сүзләренә караганда, соңгы берничә елда республикада рахит белән авыручылар саны кинәт кенә артып киткән икән. "Баланың аяклары дөрес формалашмау, кабыргалары дөрес үсмәү кебек симптомнар белән миңа хәзер бик еш киләләр. Ә барысына да Д витамины бирүдән баш тарту сәбәпче", - диде ул.

Беләсезме, иң сәере нәрсә? Күп әти-әниләр балаларында рахит дигән диагнозны көлеп кенә кабул итә ди. "Юк инде, сез нәрсә, бу бит узган гасыр чире. Бездә рахит авыруы күптән юк бит инде…", - диючеләр еш очрый икән…

Бу сүзләрдән соң мин чын мәгънәсендә курка калдым. Тиз генә даруханәгә барып витамин алып кайттым да, көнгә ике тамчы бирә башладым. Соңрак исә тагын бер яңалык белдем. Бактың исә, әлеге витаминның да төрлесе була икән. "Алдынгы карашлы әниләр" миңа даруханәдәге витаминнар янына якын да килмәскә киңәш итте. Алар Д витаминын АКШ товарлары сатыла торган, халык арасында бик популяр бер сайттан заказ белән кайтара икән. Витаминның бу төренең өстенлеге нәрсәдә дисезме? Төп аерма - табигый составта. Заманча тел белән әйтсәк, сүз "гомеопатия" турында бара. Ә даруханәдә исә , билгеле инде, химия белән сату итәләр.

Тик дөресен әйтим, мин Д витаминын әлеге сайттан сатып алырга шүрләдем. Гомер күрмәгән сайттан дару сатып ал да, сабыеңа эчерт инде. Даруханәләргә ышанычым бетмәгән әле, күрәсең. Шуңа күрә үзебезнең белгечләргә ышанырга булдым.
Җәй көне исә әлеге витаминны бирүне туктаттым. Бала кояшта бераз каралса, шуннан да яхшырак Д витамины була алмыйдыр ул. Көз җиткәч исә, витамин ашату эшенә яңадан тотынырга туры килде. 2-3 яшькә кадәр бирергә куша табиблар.
Хәер, беләсезме, сезгә иң дөрес киңәш нинди булачак? Балагызның организмына Д витамины кирәкме-юкмы икәнлекне беләсегез килсә, түләүле клиникага барып, махсус анализ бирегез. Кесәдән 1000 сумнан артыграк акча чыгарырга туры киләчәк инде килүен. Аның каравы, күңелегез тыныч булачак. Организмда Д витамины артык күп булу да яхшыга түгел диләр…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев