Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хуҗабикәләр колагына

Этикет саклыйбыз

Көтеп алган кунаклар өчен табын әзерлисезме? Безнең киңәшләр Сезгә ярдәм итәр. 1. Икмәкне аерым куябыз Ипи, камыр ризыклары өчен аерым тәлинкә кирәк булыр. Уртача зурлыктагы тәлинкәне аш тәлинкәләреннән сулгарак куегыз. Табыннан кузгалганчы тәлинкә өстәлдә булса, кунакка ипи, бәлеш яки башка камыр ризыгын өстәлгә куеп, эскәтерткә валчык коймаска уңайлы булыр 2....

Көтеп алган кунаклар өчен табын әзерлисезме? Безнең киңәшләр Сезгә ярдәм итәр.

1. Икмәкне аерым куябыз

Ипи, камыр ризыклары өчен аерым тәлинкә кирәк булыр. Уртача зурлыктагы тәлинкәне аш тәлинкәләреннән сулгарак куегыз. Табыннан кузгалганчы тәлинкә өстәлдә булса, кунакка ипи, бәлеш яки башка камыр ризыгын өстәлгә куеп, эскәтерткә валчык коймаска уңайлы булыр

Этикет саклыйбыз

2. Чәнечкеләр бер рәттә

Чәнечкеләрне, очларын өскә каратып, тәлинкәнең сул ягына куегыз. Кайсы чәнечке ашаганда соңрак кулланыла, шунысын тәлинкәгә якынрак итәсе. Димәк, сулдан беренче кабымлык өчен чәнечке(әгәр табынга кабымлык бирелсә), аннан балык өчен чәнечке, ә тәлинкә янынарак ит ризыклары өчен зуррак чәнечке куела.

3. Тәлинкәләр өсте өстенә

Этикет саклыйбыз

• өстәлгә башта сервировка өчен тәлинкә куябыз. Аның йомышы гади: бизәү функциясен үти. Бу тәлинкә диаметры 30 см, ә формасы теләсә нинди: шакмаклы, түгәрәк, овал булса да ярый.

• Сервировка өчен куелган тәлинкә өстенә кайнар ризыкка(азрак кечерәк), аннары кабымлык өчен тәлинкә куела. Аш тәлинкәсен кабымлык өчен куеласы тәлинкә урынынакуярга яки соңрак бирергә була. Әгәр, аш тәлинкәсе соңрак бирелсә, тәлинкә өстенә салфетка куегыз.

4. Салфеткаларны кайда?

Этикет саклыйбыз

Өстәл әзерләгәндә, кәгазь салфеткалар салфетка савытында өстәлнең уртасына куела. Тукымадан әзерләнгән салфеткаларны матур итеп бөкләп, тәлинкәнең уң ягына яки тәлинкә өстенә куегыз. Әгәр табында кәгазь һәм тукымадан тегелгән салфетка куелган икән, соңгысы белән авызыгызны сөртмәскә киңәш итәбез. Тукыма салфетка исә тез өстенә, ашаганда ризык тамып, киемне буямасын өчен куела.

5. Эчемлекләр өчен

Этикет саклыйбыз

Су өчен стакан, шәрабка бокал тәлинкәнең уң ягына өстәл читенә параллель рәвештә тезелә. Бокалларны "буйларына карап", тәлинкә янына озынрагын, аннан кечерәк "буйлысын" куярга кирәк.

6. Минем зур кашыгым кайда?

Этикет саклыйбыз

Аш кашыгытәлинкәнең уң ягына иң кырыйга куела.

7. Пычаклар кул астында

Этикет саклыйбыз

Пычакларны тәлинкәнең уң ягына лезвиесын эчкә итеп куегыз. Әгәр, берничә төрле ризык көтелсә, тәлинкәгә якынрак пычак - ит өчен, аннан балык өчен, аннары кабымлык өчен пычак куела. Бу приборларны тезү тәртибе дә чәнечкеләрнекенә ошаган: тәлинкәгә якынрак пычак ашаганда соңрак кулланыла.

Сезнең игътибарга файдалы киңәш

Этикет саклыйбыз

• Табын көйләү - өстәлгә эскәтерт сайлаудан башлана. Тантаналы кичке аш икән, ак җитен яки башка табигый тукымадан тегелгән эскәтерт отышлы. Әгәр, болай, дусларча сөйләшеп утырырга җыенсагыз, эскэтертнең рәсемлесе дә ярый. Тик, бу очракта савыт - саба артык чуар бизәкле булмасын. Эскәтертнең зурлыгына килгәндә, ул өстәл читеннән 30 см түбәнрәк асылынып торырга тиеш.

• Тоз, серкә, борыч, соуслар салынган приборлар өстәл уртасында урын алсын.

• Өстәлне чәчәк белән генә түгел, җиләк -җимеш белән дә бизәп куярга була.

• Әгәр таынга кунакларның исемнәре язылган карточкалар куйсагыз, тагын да тантаналырак, үзенчәлеклерәк булыр.

Табыннарыгыз мул, ризыкларыгыз хәләл һәм бәрәкәтле булсын.

Ил - көннәребезгә иминлек телибез!

Этикет саклыйбыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев