Теләче Информ

Флористлар балалар бүлмәсенә нинди гөлләр куярга ярамавын әйтә

Бүлмә гөлләре күп һәм төрле була. Аларның арасында агулылары да очрый. Шуңа күрә барлык гөлләргә дә куллар белән кагылырга ярамый. Мәсәлән, диффенбахия гөле тамгалы, яшел, зур, матур яфрагы белән үзенә җәлеп итеп торса да - ул агулы. Шуңа күрә аны балалар булган урынга кую тыела. Яфракларын тузаннан арындырган очракта кулга...

Бүлмә гөлләре күп һәм төрле була. Аларның арасында агулылары да очрый. Шуңа күрә барлык гөлләргә дә куллар белән кагылырга ярамый. Мәсәлән, диффенбахия гөле тамгалы, яшел, зур, матур яфрагы белән үзенә җәлеп итеп торса да - ул агулы. Шуңа күрә аны балалар булган урынга кую тыела. Яфракларын тузаннан арындырган очракта кулга резин перчатка киеп эшләргә киңәш ителә. Бу гөл яктылык һәм су ярата. Тәрбия яхшы булса бик тиз һәм зур булып үсә. Диффенбахия гөленнән кала Эхмея, Неорегелия, Юкка исемле гөлләрнең дә балаларга, гомумән кеше организмына зыяннары бар. Бу гөлләр авыр энергияле дип санала. Аларны иркен, халык озак тоткарланмый торган урыннарда үстерергә киңәш ителә.

Шулай ук гөлләрнең тавыш ярата торганнары, яки тавышта бөтенләй үсә алмый торганнары да очрый. Мәсәлән, яран гөл тынычлыкны ярата. Бу гөлнең бик күп төрләре билгеле. Аның чәчәкләре ачык зонтикны хәтерләтә. Күп кенә гөлләр дәвалау үзлегенә дә ия. Шундыйлардан алоэ, каланхоэ, шулай ук яран һәм башкалар. Мондый гөлләрне авырган вакытта яраларга куеп авыртуны басарга була. Бик күпләребез өйләребездә кактуслар үстерәбез. Кактус гөле өйдәге микробларны, вирусларны юкка чыгару үзлегенә ия. Кактуслар үзләренең үзенчәлекле формалары, матур чәчәкләре белән кызыклы. Ләкин аның каты чәнечкеләре бар, кече яшьтәге балалар булган бүлмәләрдә үстермәү яхшырак.

Яхшы тәэсир итүче гөлләр дә яхшы. Бүлмә гөлләре белән сату итүче флористларның, белгечләрнең киңәшләренә колак салыйк:

Абага гөле (Папоротник) - барлык урында да яхшы үсеп китә ала. Әкиятләрдә елга бер мәртәбә тылсымлы чәчәк ата дип сөйләнсә дә, бу гөл чынбарлыкта бөтенләй чәчәк атмый. Ул безне үзенә үзенчәлекле, бормалы, бизәкле яфраклары белән җәлеп итеп тора. Матурлыгы белән генә түгел, ул әле файдалы да. Үзенә күрә һаваны чистарту үзлегенә ия - төрле зарарлы мәтдәләрдән чистарта һәм дымландырып тора. Димәк, бу гөлне өй шартларында үстерү дә файдага гына. Ул гөлнең энергетикасы бик көчле. Игътибарсыз, хәтере чуалган, мәктәп программасын авыр үзләштерүче укучы балаларның нерв системасын тәртипкә китерергә, аны тынычландырырга ярдәм итәчәк.
Калла гөле
Бу гөлне әти-әнисе яки өлкәнрәкләр белән бик тиз бәхәскә кереп, кызып китүчән балалары булган өй һәм фатирларда үстерү яхшы. Ул шулай ук күрү, ишетү, тоемлау, тәм һәм ис сүзе органнарының эшчәнлекләрен дә саклый. Хәтта балаларның эчәклекләр белән бәйле булган чирләрен дәваларга да сәләтле. Әгәр дә мөмкинлегегез булып, бәдрәф бүлмәсенә бер чүлмәк калла гөлен урнаштырсагыз, кечкенә балагыз эч кибү (запор) чиреннән бик җиңел генә котыла алачак, дип белдерә белгечләр.


Цикламен
Киребеткән, үҗәт балалары булган әниләргә өйләрендә цикламен гөлен үстерергә киңәш ителә. Чөнки бу гөл үскән бүлмәләрдә балалар үзләрен гадәттәгедән тынычрак тота башлаячаклар. Алар үзләренә берәр шөгыль яки уен табып, шуның белән мәшгуль булачаклар. Цикламен иҗадилык сәләтен үстерүгә дә ярдәм итә. Кечкенә каприз балалар рольле уеннарга өстенлек бирә башлаячак. Гөл тәэсирендә аларда әйләнә-тирәлеккә игътибарлылык һәм табигатькә мәхәббәт хисләре уяна. Мәктәпләрдә музыка һәм рәсем сәнгате кабинетларының тәрәзә төпләрендә күпләп цикламен үстерү иҗадилыкны арттырачак, ди Балтач бистәсенең бер чәчәк сату ноктасында флорист кыз.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: