Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хуҗабикәләр колагына

Гөлләр кышны яратмый

Кышкы чорда бүлмә гөлләре үзләрен начар хис итә. Бу вакытта аларга нык игътибар кирәк. Һаваның коры һәм температураның түбән булуыннан гөлләр сула башлый. Салкыннан ничек сакларга? Ничек кенә тырышмыйк, бүл­мәләрдә кышын тиешле температураны саклап булмый. Ә бүлмә гөлләренә шартлар булмаса, алар авырый башлый. Тәрәзәдән кер­гән сизелер-сизелмәс салкын җил дә гөлләргә...

Кышкы чорда бүлмә гөлләре үзләрен начар хис итә. Бу вакытта аларга нык игътибар кирәк. Һаваның коры һәм температураның түбән булуыннан гөлләр сула башлый.

Салкыннан ничек сакларга?


Ничек кенә тырышмыйк, бүл­мәләрдә кышын тиешле температураны саклап булмый. Ә бүлмә гөлләренә шартлар булмаса, алар авырый башлый. Тәрәзәдән кер­гән сизелер-сизелмәс салкын җил дә гөлләргә зыян китерә. Мондый хәл булмасын дисәк, аларны тәрбияләп, карап торырга кирәк. Гөлләрнең яфраклары салкын тәрәзә пыяласына тиеп торырга тиеш түгел. Бу вакытта яфраклары бөрешә, коела башлый. Әгәр дә мөмкинлегегез бар икән, җылы ярата торган гөл­ләрне тәрәзә төбеннән алып, яктылык төшә торган башка урынга урнаштырыгыз. Урыныгыз булмаса, савытларны җылытырга да була. Гөл савыты астына пенопласт куярга мөмкин. Иң яхшысы - агач әрҗәгә пенопласт кисәкләре тутырып, чүлмәкләрне җылы йомшак чүпрәк белән урап, әлеге әрҗәгә урнаштыру.


Ә менә җылы яратучы гөл­ләрне тәрәзә төбендә тотарга ярамый. Алар яктылык төшә торган җылырак урында үсәргә тиеш. Атнага бер тапкыр бер яктан икенче якка боргалап торырга. Яфраклары саргая һәм коела башласа, аларны тагын да җылы­рак урынга күчерергә кирәк. Әмма бер урыннан икенчесенә даими күчереп йөртергә дә ярамый. Гөлләр "чит" җиргә тиз генә ияләшә алмый. Шулай ук җылылык җиһазлары янында да алар үзләрен начар хис итә.


Сугару


Суны җәен дә, кышын да бер үк күләмдә сибәргә ярамый. Кышын яктылык начар булганлыктан, аларның үсеше акрын була. Әлеге чорда, гадәттә, гөлләр "йок­лый". Әгәр дә кышын бүлмәдә кирәгеннән артык җылы икән, үсемлеккә күп итеп су сипкән очракта ул сузылып үсә. Бу вакытта аның сабагы нечкә, ә яфраклары кечкенә була. Мондый хәл булмасын дисәгез, гөлне атнага бер тапкыр яки балчык өслеге кипкәч кенә сугарыгыз. Суны сибүгә караганда бөркү яхшырак. Ә туфрагын исә йомшартып торырга кирәк. Бу вакытта гөл тамырына һава кереп, аның халәтен яхшыртачак. Ә менә кайбер гөлне кышкы чорда бөтенләй сугарырга ярамый. Аеруча кактуслар су яратмый. Хәтта җәен дә аларга күп итеп су сипмиләр. Зур яфрак­лы гөлләргә дә су еш сибелми. Балчык өслегендә 1 см тирәсе дым югалганнан соң гына сугарырга була. Ә чәчәк атучы гөл­ләргә кыш айларында да су кирәк. Әмма күп итеп, җәй кө­нендәге кебек сибәргә ярамый. Дымлы балчыкны бары тик декабрь, гыйнвар айларында чәчәк атучы азалия, тропик урман үсемлеге булган циперус, дәвалау үзлегенә ия булган аир гына ярата.


Һава дымлылыгы


Һаваның дымлылыгы нормада булганда гына бүлмә гөлләре яхшы үсә. Тиешле шартлар булсын өчен белгечләр бүлмәне җилләтеп торырга киңәш итә, әмма бу вакытта чәчәкләргә һәм яфракларга салкын һава "үтеп" керергә тиеш түгел. Кыш айларында, мәсәлән, бүлмәләрдә һава дымлылыгы тиешле нормадан 2-3 тапкыр кимрәк була. Мондый шартларда үсемлек тилмереп утыра. Бу чорда гөлләр тиешенчә "суласын" дисәк, һава дымландыргыч алырга киңәш ителә. Ул гөлләргә генә ярдәм итеп калмыйча, кеше организмы өчен дә файдалы. Бүлмәдә коры һава булганда, гөлләр астына юеш керамзит куярга яки үсем­лек­ләргә су бөркеп торырга кушалар. "Һава җитмәүдән" аеруча абага, орхидея гөлләре интегә икән.


Яктылык


Бүлмә гөлләренә яктылык җитәрлек күләмдә булсын ди­сәгез, көндез 2-3 сәгать чамасы электр яктырткычларын кабызып тотарга була. Яктылык җитмәүдән аеруча яран, роза, бегония, тамчы гөл тилмерә. Февраль аенда көннәр озыная, бу вакытта гөлләр дә "иркен сулыш" ала.
Кайбер бүлмә гөлләренә кышын "тынычлык" кирәк. Әгәр дә "уятасыз" икән, алар корырга мөмкин. Глоксияне (авылларда мондый гөлләрне кыңгырау гөл диләр) кышка сабак төбеннән кисеп калдырырга кирәк. Тамыр өлешендә бүлбеләре генә калсын. Аларны салкынча, караңгы, үтәли җил йөрми торган урында саклыйлар. Бу чорда аларга су сибәргә ярамый. Ә февраль ахырларында - март башларында икенче балчыкка күчереп утыртырга кирәк. Менә шуннан соң гына сугару эшләрен башларга була.


Корткычлар


Гөлләр кышын "йокласа" да, корткычлар гына уяу. Бу чорда гөлләргә коры һава яратучы пәрәвезле талпан (паутинный клещ) зыян сала. Аны гадәти душ белән дә юкка чыгарырга була. Киң яфраклы гөлләрне сабынлы су белән сөртергә, шулай ук бүлмә гөлләрен корткычлардан коткаручы махсус препаратлар белән эшкәртергә мөмкин. Алар чәчәк сату буенча махсуслашкан кибет­ләрдә сатыла. Шулай ук сарымсак, суган төнәтмәләре дә корткычларны юкка чыгара. Сарымсак белән суганны турап, суга салырга да берничә сәгать төнәтергә, атнага 2-3 тапкыр гөлләргә бөркергә.


Черек белән гөмбәчекләр дә гөлләрне зарарлый. Бүлмә салкын булганда, чүлмәктәге туфракта дым озак саклана, нәтиҗәдә гөмбәчекләр хасил булып, тамыр системасына зыян килә. Бу үсем­лекләр өчен бик куркыныч. Чүлмәктәге балчык юеш икән, дымын югалтканда гына сибәргә кирәк. Чүлмәктән агып чыккан суны да гөл "эчеп" бетерер әле дип тотарга ярамый, кышкы чорда мондый су гөлләр өчен зарарлы.

("Ватаным Татарстан", /№ 1, 07.01.2015/)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев