Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хуҗабикәләр колагына

Гөлләргә көндәлек тәрбия

Кактуслар Коры һава ярата, шуңа күрә шәһәр фатирларында рәхәтләнеп үсәчәк. Яктылык Кактуслар яктылыкны бик ярата. Әгәр тәрәзәләрегез төньякка карый икән, бу гөлне үстерергә алынмагыз да. Су сибү - Кактуска суны айга ике- өч тапкырдан да артык сипмәскә кирәк, әмма туфрагы бөтенләй кибеп бетмәсен. Су салкын булырга тиеш түгел. Өстәмә" туклану...

Кактуслар

Коры һава ярата, шуңа күрә шәһәр фатирларында рәхәтләнеп үсәчәк.

Яктылык Кактуслар яктылыкны бик ярата. Әгәр тәрәзәләрегез төньякка карый икән, бу гөлне үстерергә алынмагыз да.

Су сибү - Кактуска суны айга ике- өч тапкырдан да артык сипмәскә кирәк, әмма туфрагы бөтенләй кибеп бетмәсен. Су салкын булырга тиеш түгел.

Өстәмә" туклану - составында калий, фосфорлы ашлама кулай, ә азот азрак булса әйбәт. Яз һәм җәен генә, су сипкәч, ашларга киңәш ителә.

Күчереп утырту - яшь кактуслар ел да күчереп утыртылса, картлары өч елга бер мәртәбә. Керамзит һәм вак гравийлы дренаж сыйфатлы дренаж булып санала. "Кактуслар өчен" диелгән әзер туфрак сайлагыз.

Ылыслы гөлләр

Күпчелек ылыслы, абагасыман яфраклы гөлләр салкынча һаваны ярата. Андыйларны яздан лоджия яки балконга чыгарып утырта аласыз. Балконы булмаган кеше араукария, кипарис, криптомерия кебек җылыда үсә торган төрләрен утырта ала.

Яктылык - Бу үсемлек яктылык ярата.

Су сибү - Җәй көне еш сибелсә дә, кышын атнага бер тапкыр су сибү җитә. Әмма туфракның кибеп бетүенә юл куймагыз. Әгәр ылыслар саргая икән, алар башка "терелеп" китмәячәк. Һәр көнне җылымса су белән коендырып ала аласыз.

Өстәмә" туклану - Җәен атнага ике тапкыр, бүлмә гөлләре махсус өчен йомшак концентрацияле минераль ашлама белән ашлагыз.

Күчереп утырту - Бу төр үсемлекләрне биш елга бер тапкыр гына күчерү яхшы. Һәм ылыслылар өчен махсус грунт сайлагыз.

Гөлләргә көндәлек тәрбия

• Күпчелек очракта, бүлмә гөлләре, вакытында сугармаудан түгел, фатирда яктылык җитмәүдән "чирли".Әгәр бүлмәгездә табигый кояш нуры тишенчә бүлмаса, ясалма яктылык та гөлне "чирдән саклый". Яктылык бүлмәдә тәүлегенә 12 сәгать булырга тиеш.

• Су сибүнең дә үз тәртибе. Суны әз- әзләп, еш сибәргә кирәк. Тамырны эчертә торган бактерияләр булмасынга, вакыт-вакыт туфракны коп-коры итеп киптерергә кирәк.

• Әгәгр бер гөлегездә "чир" билгеләре күрсәгез, аны сәламәт гөлләрдән читкәрәк алып куегыз. Иң яхшысы- авыру гөлне туфрагы белән ташлап, аның урынына яңа гөл утырту.

• Кибеттән торф алсагыз тигез күләмдә ком яки гади туфрак белән катнаштырыгыз.

• Әлбәттә, ел әйләнәсе чәчәктә утырган гөлне даими ашлап тору зарур.

• Чүлмәктәге гөлләр турында ырымнарга ышанучылар өчен. Фикус энергияне ала, монстера- аерылуга сәбәп була дигән кебек ырымнарга бер дә ышанмаска киңәш итәбез! "Татар юрап китерә, урыс сорап китерә,"- дигән "мәзәк" яңгырашлы әйтем бар бит. Юраганыгыз юш килмәсен өчен- андый ырымнарга колак салмагыз. Бүлмә гөлләренең һәммәсе дә үзенчә ямь өстәп, һаваны сафландырып, күзләрне иркәләп тора.

Үз өем

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев