Гөлүсә сыр ясый, сез дә ясап карагыз!
"Кибет сыры бер кырыйда торсын", - ди Күшәр авылында яшәүче Гөлүсә Галимҗанова.
- 1 чиләк сыек сөттән төшкән эремчеккә 1литр сөт салып, масса сагыз хәленә килгәнче утта тотарга кирәк. Ә аннан соң шул массаны марляга салып, сөзәргә куярга. Тып-тып тамчыга гына калгач, аны чуенга салыгыз ( кемдә нинди савыт бар, мин чуен белән эшлим). Сөзмә аккан вакытта аерым бер савытта 3 йомырка сытып, 1 аш кашыгы өймичә генә тоз салып, 0,5 аш кашыгы чәй содасы кушып, йортта эшләнгән атланмай булса, 150-170 грамм, кибетнеке булса 200 грамм май эретеп салып, барлыкка килгән массаны яхшылап болгатырга кирәк. Аннан соң чуендагы массаны -эремчекне утка утыртып, өстенә тиз-тиз болгата-болгата шушы әзерләнгән майлы массаны салыгыз. Гел болгатып торыгыз. Башта бу масса кабарып менә, аннан соң аска төшә. Төшсә дә чуен кырыйларына ябыша башлаганчы яхшылап болгатыгыз. Ә аннан соң чуеннан бер җайлырак формага салып, тыгызлап, өсләрен басып, суытырга куярга кирәк. Менә дигән кисеп ашый торган тәмле сыр килеп чыга, - ди Гөлүсә. Ә сез ничек ясыйсыз. Нинди тәмле ризык рецептлары бар, уртаклашыгыз. ,
http://atnya-rt.ru/news/retseptlar/gls-syr-yasyy-yasap-karagyz
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев