Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хуҗабикәләр колагына

Гүзәл кыз Гүзәл Шиһабиева сочниклары

Сочниклар Камыр өчен: 300гр он 125гр сыер мае 1 йомырка 75гр шикәр комы 1/2 б.к. разрахлитель 1/3 б.к. тоз 2 аш к. каймак (сметан)


Эчлек өчен:
300гр. эремчек (творог)
60гр. шикәр комы
1 йомырка сарысы
1 аш к. каймак
Ванильле шикәр

Сыер мае белән шикәр комын яхшылап миксер бедән әйләндерәбез. Шуңа йомырка, каймак, тозны салып яхшылап болгатабыз. Бу массага берьюлы бөтен он+разрыхлительне салып тиз-тиз генә болгатып песочный камыр ясыйбыз һәм пакетка салып холодильникка куеп торабыз.
Эчлек әзерлибез Мин авыл эремчеге алдым, әгәрдә сулырак булса ситога марля куеп саркытып торыгыз. Эремчеккә шикәр комы, ванильле шикәр, каймак, йомырка сарысы салып болгатабыз (блендр белән болгатырга киңәш итмим, бик сыек булачак). Аннары 1 аш кашыгы он салып болгатабыз, эчлек сыеграк булса тагын ярты кашык он кушабыз.

Камырны җәябез, диаметры ~10см булган түгәрәкләр кисәбез, эчлекне салабыз. Йомырка сарысы белән сөтне болгатып сочникларның өстен сылыйбыз. Якынча 30 минутка пичкә озатабыз.
Чәйләрегез тәмле булсын?
 
Чыганак #ТАТАРАШЛАРЫ #РЕЦЕПТЫ #ТАТАРЧА #АШСУ :
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев