Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хуҗабикәләр колагына

ГҮЗӘЛ ЗАТЛАР КОЛАГЫНА

Еш кына хатын-кызлар үз-үзләренә: "Ябыгыр өчен нәрсә ашыйм икән?" дигән мәңгелек сорау бирә. Моның өчен безгә рационыбызга үзебез үстергән биш бакча җимешен кертергә кирәк. Брокколи һәм чәчәкле кәбестә Картаю процессын тоткарлыйлар һәм организмның эшчәнлеген яхшырталар. 100 г брокколи - 34 ккал, төсле кәбестә - 30 ккал. Шпинат Яшел яфраклары -...

Еш кына хатын-кызлар үз-үзләренә: "Ябыгыр өчен нәрсә ашыйм икән?" дигән мәңгелек сорау бирә. Моның өчен безгә рационыбызга үзебез үстергән биш бакча җимешен кертергә кирәк.

Брокколи һәм чәчәкле кәбестә
Картаю процессын тоткарлыйлар һәм организмның эшчәнлеген яхшырталар.
100 г брокколи - 34 ккал, төсле кәбестә - 30 ккал.

Шпинат
Яшел яфраклары - тимер, кальций, В төркеме витаминнары, аскорбин кислотасы, антиоксидантлар чыганагы.
100 г шпинат - 17 ккал, пешкән шпинат - 40 ккал.

Томат
Витамин һәм минералларга, антиоксидант һәм клетчаткага бай. Ликопин дигән матдә майларны тарката һәм ябыгырга ярдәм итә. Пешерелгән томатта, мәсәлән, паста һәм кетчупта, ликопин күбрәк була.
Уртача зурлыктагы 1 помидор - 35 ккал.

Ташкабак
Аш кайнату өчен кирәкле азык җепселләренә бай.
100 г ташкабак - 24 ккал.

Сельдерей
Файдасы бик зур. Организмнан агулы матдәләрне чыгара, ашказаны эшчәнлеген яхшырта, ашыйсы килү хисен киметә.
Бер сельдерей сабыгы - 10 ккал.

https://vk.com/club25818484

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев