Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хуҗабикәләр колагына

Химиясез чистарыну

Кул астында савыт -саба юарга, җиһаз чистартырга кирәкле химия юкмы? Химиясез дә өегез көлеп торачак. Моның өчен ялкаулыкны өйдән генә куып чыгарасы. Ял көнендә балагызның сыйныфташлары сезгә кунака килергә теләк белдерсә, сез каршы килмәссез бит? Әмма бала чагалы өйдә ниләр булганын күпбалалы әниләр яхшы белә. Балаңның дуслары, рәхәтләнеп, өйнең астын...

Кул астында савыт -саба юарга, җиһаз чистартырга кирәкле химия юкмы?

Химиясез дә өегез көлеп торачак. Моның өчен ялкаулыкны өйдән генә куып чыгарасы.

Ял көнендә балагызның сыйныфташлары сезгә кунака килергә теләк белдерсә, сез каршы килмәссез бит? Әмма бала чагалы өйдә ниләр булганын күпбалалы әниләр яхшы белә. Балаңның дуслары, рәхәтләнеп, өйнең астын өскә китереп, уйныйлар, йомшак диванда тамак ялгап алачаклар, өстәвенә тормыш иптәшегез, ялын гаиләгә сюрприз ясап, аш бүлмәсендә "кайнашса",..

Өй гөрләп торуы - бик күңелле, әмма май тапларын ничек бетерергә соң? Киштәгә үрелеп кенә, тапны бетерүче химияне эзли башлыйсыз.Тик… Нишләргә? Киштә бушап калган блырга мөмкин.

Борчыла күрмәгез! Безнең әбиләребез химиясез дә өйне чиста -пөхтә тотканнар!

Таба һәм кәстрүлләр

Уксус. Азык ябышкан майлы табаны чистарту өчен1:1 пропрорциясендә аш серкәсе белән су кушып, төнгә калдырырга кирәк. Кәстрүлнең тышы көеп каралган булса да, духовканы чистарту өчен дә бу катнашма ярап куячак.

Химиясез чистарыну

Диван

Серкәле сабын. Дивандагы шоколад һәм башка тапларны су һәм махсус сабын(интернеттан сатып алырга да була) белән чистарта аласыз. Башта сабын эретелгән суда чылатылган чүпрәк белән диванның күренми торган бер почмагын сөртеп карагыз. Әгәр, җиһазның төсе уңмаса, димәк, бу ысул белән таплы урынны пакълый башласрга мөмкин.

Химиясез чистарыну

Микродулкынлы мич

Су. СВЧ мичкә 10 минутка тәлинкә белән су куярга. Уртача көчлелектә су кайнап чыгачак һәм су пары майны, ризык калдыкларын җебетер. Йомшак чүпрәк белән сөртеп кенә аласы булыр.

Химиясез чистарыну

Электр плитәсе

Лимон. Ярты лимонның согын сыгып, пыяла керамика өслеккә сөртеп, бик аз вакытка калдырасыз да, җылы су белән юып аласыз. Ә плитә эчендәге көйгән ризыкны суда җебетелгән савы- саба юуу машинасында куллана торган сабын белән чистарту кулай.

Химиясез чистарыну

Агач өстәл

Кырыну өчен күбек. Әгәр, агач өстәл тапланып, ямьсезләнеп беткән икән, өстәлне чистарту максатыннан, кырыну өчен күбекне куллана аласыз. Күбекне сиптереп, 15 -20 минуттан таплы өстекне юып кына аласы.

Химиясез чистарыну

Духовка

Тоз. "ашыгыч ярдәм" ролендә вак тозны куллана аласыз. Вак тоз май тапларын үзенә сеңдерер, дымлы салфетка белән тозда җебетелгән мичне сөртеп кенә аласы. Нык көйгән табаларны көпшәкләгеч(разрыхлитель) кушылган суда җебетеп чистартып була.

Химиясез чистарыну

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев