Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хуҗабикәләр колагына

Җиңел әзерләнә, тәмле!

Тиз генә пешереп ала торган кабымлык дисәң дә була, запеканкага да охшаш.

Моның өчен кул астында булган суган, помидор, кишер, калган батон, йомырка, тәмләткечләр кирәк.

Ике төрле итеп пешереп карадым, икесе дә тәмле. Суган белән кишерне кыздырдым, дөресрәге, кыздырганнан калганы бар иде. Шуның өстенә юкарак итеп теленгән батон - булка тезеп чыктым, 4-5 йомырканы алып ваттым, азрак тәмләткечләр, тоз  өстәдем, азрак сөт өстәп болгаттым да, табадагы батон телемнәре өстенә салып, табаның  капкачын ябып, плитә өстенә,  акрын утка куйдым.

Озак пешми, күтәрелеп менә. Матурлыгына үзем дә гаҗәпләндем.  Яшел суган -укроп турап, запеканка кебек  кисеп, өстенә  сибеп табынга бирдем. Майонез сыларга мөмкин пешеп чыгар алдыннан. Иң гаҗәбе, батон бары беленми.

 Икенче юлы суган белән помидорны кыздырдым, батонны шуның өстенә тездем. Болай да тәмле.

Кыскасы, кул астында нинди яшелчә бар, башта азрак кыздырып аласыз да, калган  батон телемнәре куясыз. Җиңел пешерелә торган, туклыклы аш әзер. Тәмле булсын!

 

http://atnya-rt.ru/news/retseptlar/iel-zerln-tmle

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев