Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хуҗабикәләр колагына

ҖИЛӘКЛЕ ЧИЗКЕЙК торты рецепты

Хәзер җиләк чоры, ә димәк җиләк кулланып әллә нинди ризыклар әзерләп була торган вакыт. Сезнең игътибарга җиләк ярдәмендә бизәлә торган торт рецепты тәкъдим итәбез. Кирәк: * ярты стакан он * 700 г эремчек * 150 г каймак * 1 стакан шикәр комы * 1/3 стакан сөт * 5 йомырка *...

Хәзер җиләк чоры, ә димәк җиләк кулланып әллә нинди ризыклар әзерләп була торган вакыт. Сезнең игътибарга җиләк ярдәмендә бизәлә торган торт рецепты тәкъдим итәбез.

Кирәк:

* ярты стакан он
* 700 г эремчек
* 150 г каймак
* 1 стакан шикәр комы
* 1/3 стакан сөт
* 5 йомырка
* ярты стакан үсемлек мае
* җиләк-җимеш
* желатин

Эш барышы:

Эремчекне төере беткәнче уабыз, вак угычтан үткәрергә, блендер белән болгатырга мөмкин. Аңа 100 г каймак кушабыз, төерсез генә масса барлыкка килергә тиеш. Йомыркаларның агын сарысыннан аерабыз да агына ярты стакан шикәр комы кушып, күпергәнче болгатабыз. Күбекле массага бер-бер артлы ярты стакан он, йомырка сарыларын, ярты стакан үсемлек мае кушабыз.

Бу массаның бер өлешен кырыйлары 5-6 см биеклектәге формага салабыз. Якынча 5 мм калынлыкта булырга тиеш. Ә калган өлешен эремчеккә кушып болгатабыз. Шуңа тагын ярты стакан шикәр комы, ваниль, сөт өстибез дә, туглап, формага салабыз. Формадагы камыр кырыйлап күтәрелер.

Духовканы 180 С градуска кадәр кыздырып, форманы мичкә куябыз да 40-60 минут пешерәбез. Мичтән алгач, өстенә 50 г каймакка 2 аш кашыгы шикәр комы кушып болгаткан массаны сылап, берничә минутка калдырабыз. Чизкейк өстенә җиләк-җимешләрне тезәбез. Иң соңыннан желе (1 стакан җылымса суга 2 аш кашыгы желатин кушып ясала) коябыз һәм берничә сәгатькә суыткычка куеп торабыз.

Сөембикә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев