Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хуҗабикәләр колагына

Ирен өчен макияж

Матурлык серләре Иреннәр - битнең игътибар үзәгендә булган бер өлеше. Сез елмаясыз, сөйлисез, ә әңгәмәдәшегез, ирексездән, сезнең иреннәрегезгә карый. Ләкин кайвакыт Аллаһ Тәгалә ирен формасын идеаль итми. Бүген сезнең өчен, макияж ярдәмендә, иреннәрне "төзәтү" юлын өйрәнербез. Иреннәрнең классик матурлыгы - идеалда симметрик булырга тиеш. Ягъни аскы ирен белән өскесенең калынлыгы...

Матурлык серләре

Иреннәр - битнең игътибар үзәгендә булган бер өлеше. Сез елмаясыз, сөйлисез, ә әңгәмәдәшегез, ирексездән, сезнең иреннәрегезгә карый. Ләкин кайвакыт Аллаһ Тәгалә ирен формасын идеаль итми. Бүген сезнең өчен, макияж ярдәмендә, иреннәрне "төзәтү" юлын өйрәнербез.

Иреннәрнең классик матурлыгы - идеалда симметрик булырга тиеш. Ягъни аскы ирен белән өскесенең калынлыгы тигез, ә иреннәрнең уң як өлеше сул як иреннәрне көзгедәй чагылдырырга(формасы белән тәңгәл килергә) тиеш. Тик теләсә кемнең йөзенә асимметрия хас. Әмма макияж белән йөзгә "төзәтмә" кертү дә табигый хәл. Визажистның арсеналындагы корректорлар, карандаш, иннек, ирен өчен ялтыравыкларны "эшкә җигеп", матур булу серләренә төшеник. Ә менә төсләр гаммасы, аларны куллану хакында хәзер сөйләшербез.

Ирен өчен макияж

Иреннәр өчен карандаш

Косметичкада иреннәр өчен контур карандашы булу - һичшиксез кирәк. Бу нәкъ менә "фокус"ны тормышка ашыру өчен кирәкле "тылсымлы таяк". Аны ничек кулланырга соң? Бу сезнең максатка бәйле.

1. Әгәр аскы иренегез өскесеннән киңрәк булса, контур карандашы аларны пропорциональ итәргә булышыр. Моның өчен визуаль рәвештә өске иренне зурайтырга кирәк. Тәртибе болайрак: өске иренне "сызганда", сызыкны иреннең табигый читләреннән аз гына өстәрәк итегез. Әлбәттә, "аз гына" дигәнне һәркем үзенчә аңларга мөмкин. Бу очракта төп -төгәл әйтеп булмый.

Ирен өчен макияж

Сызыкны 0,5 мм, 1 мм, 3 мм га күтәрергә мөмкин. Бу нинди карандаш белән эшләвегезгә дә бәйле. Аскы ирен белән өске ирен калынлыгының аермасы зуррак булган саен, сызык югарырак сызыла. Һәм, әлбәттә, битнең, иреннәрнең табигый төзелеше дә күп роль уйный. Әгәр өске иренегез яссы (кабарынкы түгел) формада икән, иреннәр табигый булсынга, сызыкны аскарак сызарга кирәк.

2. Өске ирен аскысыннан киңрәк булса да, контур карандашы ярдәмгә килер. Эшләү принцибы шул ук, әмма аскы иренне артык "асылындырып" җибәрергә ярамас.

Ирен өчен макияж

Димәк, сызыкны аскы иреннең кабарынкы өлешеннән дә аска төшерергә тырышмагыз.

3. Аскы һәм өске иреннәрнең зурлыгын арттыру өчен,..

Ә хәзер аскы һәм өске иреннәрне икесен дә зурайту кирәк булган очракны карыйк. Иреннәрдән 0,5 мм ераккарак итеп сызып чыгабыз да, авыз читен, киресенчә, эчкәрәк кертебрәк сызабыз. Авыз читен дә зурайтсагыз, иреннәрегез клоун гримына охшап калуы ихтимал.

Иннек

Иренгә иннек сөртү дә, гәүдәгә килешле күлмәк сайлау сыман ук мөһим. Белгәнегезчә, күлмәкнең кайбер төсе гәүдәне зифаландырып, кайберсе симезрәк итеп күрсәтә. Гәрчә, бер үк фасондагы күлмәкләр булса да. Иннек тә нәкъ менә шулай. Бер үк фирманың, бер үк составлы иннекләренең төрле төсе иреннәрне күрер күзгә төрле формада итә ала икән.

1. Әгәр иреннәрегез кабарынкы икән, иннекнең куе, салкын төсләрен сайлагыз. Текстурасы тонык яки азрак кына ялтыравыклы булуы отышлы.

Ирен өчен макияж

Әгәр иреннәрегез бик кабарынкы, сез куе төсле иннек сөртүдән тартынасыз икән, мондый төсләрне кулланып карарга киңәш итәбез. Авыз кырыйларына, битегезгә караңгырак төстә тональ крем сөртеп, ирен контурларын куерак карандаш белән сызыгыз да, уртача куелыктагы, тонык, ялтыравыксыз иннек кулланыгыз әле.

Ирен өчен макияж

2. Әгәр юка иренле булсагыз, иннекнең ачык, якты, җылы төсләрен сайлагыз. Ялтыравык, перламутрлы иннек һичшиксез сезгә килешеп торачак.

Нечкә иреннәрегезгә җете кызыл иннек сөртәсегез килсә,..(әйтик, бу төс сезнең киемегезгә, образыгызга туры килә ди), сөртеп карарга киңәш итәбез. Ирен контурларын иннектән ачыграк төстәге карандаш белән сызып, иренегезгә азрак ялтыравыклы иннек сөртегез. Ә макияжны иренгә ялтыравык сөртеп(ул иреннәрегезне калынрак күрсәтер) төгәлли аласыз.

Кечкенә киңәшләр:

• Иннекнең җете алсу төсе иң мәкерле төс санала. Ә идеаль алсу төс: сезнең казналарыгыз төсендә булырга тиеш.

• Карандаш иреннәрегездә матур, табигый күренсен өчен, аны учыгыз белән "җылытып", грифелен азрак йомшатыбрак җибәрү кирәк.

• Иренгә карандаш белән беленер - беленмәс кенә сызыгыз. Ә менә анык итеп сызылган иреннәр табигыйлеген югалта.

• Әгәр макияж ясатасыз икән, күзгә акцент ясаган очракта, иреннәрне табигыйрәк итергә тырышыгыз. Яки киресенчә: иренгә акцент ясасагыз, күзләрне артык бизәмәскә кирәк. Макияжда ике акцент булырга тиеш түгел. Фәкать, Хеллоуинга барганда гына ике акцент килешәчәк.

Ирен өчен макияж

• Макияж өчен арсеналлар арасында һәрвакыт ак карандаш та булсын. Шулай ук нейтраль төстәге карандаш, коңгырт яки кофе төсе дә килешер, бу нинди иннек сайлавыгызга бәйле. Без санап үткән карандашлар ирен формасын "төзәтергә" ярдәм итә, теләсә нинди иннеккә туры килә һәм иреннәрнең макияжын табигый итә.

Чыганак: Үз өем

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев