Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хуҗабикәләр колагына

Искиткеч гөмбәле паста

Ә синең искиткеч гөмбәле паста ашаганың бармы? Булмаса, бу рецепт синең өчен. Бик җиңел һәм шактый тиз пешерелә. Туклыклы һәм бик тә тәмле. Мондый суык, яңгырлы җәй көннәрре өчен менә дигән рецепт.

Нәрсә кирәк булачак?

Шампиньон гөмбәсе 300-400 гр.

Зур булса — 1, кечкенә булса -2 суган.

2-3 аш кашыгы үсемлек мае.

100 гр ак май.

Сливки 0,5 л (куерак булган саен яхшырак).

Тоз һәм борыч.

Укроп, әгәр дә булса базилик үләне (коры булса да ярый).

Теләсә нинди макарон 200-250 гр.

Каты сыр — 50 гр.

Бизәр өчен черри томаты.

Ничек пешерергә?

Гөмбәне юып вакы итеп турыйбыз. Суганны әрчеп, турыйбыз. Табага бер кашык үсемлек мае һәм бераз ак май салабыз. Суганны җиңелчә кызырып алабыз. Суган кызганнан соң, гөмбәне салып кыздырып алабыз һәм тоз белән борыч салабыз. Гөмбәнең бераз согы чыккач сливки өстибез һәм өстен капламыйча, әкрен утта тушить итәргә куябыз.

Макаронны аль денте (пешер-пешмәс) дәрәҗәсендә пешерәбез. Суга тоз һәм берничә аш кашыгы үсемлек мае өстәргә онытмыйбыз.

Макаронны судан алып дуршлагка салабыз, суын агызабыз һәм ак май салып болгатабыз да, гөмбә янына салып җибәрәбез һәм тагын бераз тушить итәбез.

Өстәлгә куйганда вакы кыргычтан өстенә сыр кырыбаз, черри томатлары белән бизибез һәм тәмләткеч үләннәрне сибәбез.

Ашларыгыз тәмле, көннәрегез җылы булсын.

Фото: скриншот

http://idel-tat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X