Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хуҗабикәләр колагына

Ит рулеты

1 кг сыер ите 1 суган 0,5 ст ипи вагы 1 йомырка 2 а.к. вакланган петрушка 100 г төелгән миндаль суган кыягы кара җимеш тоз, борыч Иттарткычтан үткәрелгән иткә вак итеп туралган суган, ипи валчыгының яртысын, йомырка, тоз һәм борыч кушып болгатырга, һәм 1,5 см калынлыкта фольгага җәяргә. Өстенә калган...

1 кг сыер ите
1 суган
0,5 ст ипи вагы
1 йомырка
2 а.к. вакланган петрушка
100 г төелгән миндаль
суган кыягы
кара җимеш
тоз, борыч

Иттарткычтан үткәрелгән иткә вак итеп туралган суган, ипи валчыгының яртысын, йомырка, тоз һәм борыч кушып болгатырга, һәм 1,5 см калынлыкта фольгага җәяргә.

Өстенә калган ипи вагын, петрушка сибәргә.

Суда торган һәм вак итеп туралган кара җимешкә миндаль, вакланган яшел суганны кушып болгатырга һәм фаршка ягарга.

Рулетны төреп, майланган табага салырга һәм 30 минут духовкада пешерергә.

Аннан алып кетчуп белән майларга һәм духовкада 15 минут тотарга.

Татар ашлары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев