Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хуҗабикәләр колагына

Кар суын берни алыштыра алмый

Кышын нишләргә белмичә аптырап йөрсәгез, көрәк алып бакчага чыгыгыз. Кыш - теплицага мөмкин кадәр кар туплап калу өчен менә дигән вакыт. Көзен теплицаны ябып калдыручылар нык ялгыша: озын салкын көннәрдә андагы туфрак кибә, катылана. Язын исә аны казу кыен булачак, мондый туфракта үскән яшелчәләр дә мул уңыш белән сөендерми. Теплицага...

Кышын нишләргә белмичә аптырап йөрсәгез, көрәк алып бакчага чыгыгыз. Кыш - теплицага мөмкин кадәр кар туплап калу өчен менә дигән вакыт. Көзен теплицаны ябып калдыручылар нык ялгыша: озын салкын көннәрдә андагы туфрак кибә, катылана. Язын исә аны казу кыен булачак, мондый туфракта үскән яшелчәләр дә мул уңыш белән сөендерми.

Теплицага гына түгел, түтәлләргә дә кар файдалы. Ул беренчедән туңудан саклый. Икенчедән, язын кар эреп, туфракны файдалы матдәләр белән баета. Карны таптый-таптый өяргә кирәк.

Җәен никадәр мул су сипсәгез дә, ул кар суы биргән дымлылыкны алыштыра алмый.

Акчарлак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев