Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хуҗабикәләр колагына

Кәбестәдән дә коймак пешереп була!

Моңа кадәр кәбестә белән дуслыгым юк иде. Менә бу шәп рецептны тапкач, аңа булган хөрмәтем бермә-бер артып китте. Бу рецептны моңарчы кәбестә коймагы пешереп карамаганнар өчен тәкъдим итәргә булдым. Иманым камил, бу коймакларны ашап карагач, кәбестәгә булган хөрмәтегез артачак кына. Һәрхәлдә, минем белән шулай булды.

Кирәк

 

450 грамм кәбестә

 

1 йомырка

 

1 зур суган

 

200 грамм кефир

 

1/3 чәй калагы камыр йомшарткыч

 

0,5 чәй калагы тоз

 

Чеметем борыч

 

1 аш кашыгы бәрәңге крахмалы

 

7-8 аш кашыгы он

 

Эш барышы

 

1. Кәбестәне саламсыман турыйбыз да суты чыкканчы уабыз.

 

2. Суганны эре кыргыч аша үткәрәбез.

 

3. Кәбестә белән суганга кефир, камыр йомшарткыч, он, бәрәңге крахмалы, тоз, борыч салып болгатабыз.

 

4. Майлы табада алтынсу төскә кергәнче кыздырабыз.

 

Кәбестә коймагы җылы килеш тә, салкын килеш тә тәмле. Салкыныннан балык тәме дә килгән кебек. Озын сүзнең кыскасы, кәбестә коймагы — җиңел һәм тиз пешерелә торган ризык.

 

Венера МӘҖИТОВА.

Чыганак: Кызыл Тан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X