Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хуҗабикәләр колагына

КӘБЕСТӘНЕ ТУҢДЫРЫП БУЛАМЫ?

Гадәттә, чәчәкле кәбестә, брюссель кәбестәсе, брокколины туңдыралар. Башлы кәбестәне дә катырырга мөмкин, әмма ул йомшара, аны ашлар өчен генә тотып була. Йомшаграк кәбестәне турамыйча туңдырыгыз. Өске яфракларын гына алыгыз һәм пленкага төреп, туңдыргычка куегыз. Аны голубцы ясаганда куллана аласыз, бу очракта кәбестәне кайнар суда пешеклисе булмый. Бозы эрегәч, ул йомшара,...


Гадәттә, чәчәкле кәбестә, брюссель кәбестәсе, брокколины туңдыралар. Башлы кәбестәне дә катырырга мөмкин, әмма ул йомшара, аны ашлар өчен генә тотып була.
Йомшаграк кәбестәне турамыйча туңдырыгыз. Өске яфракларын гына алыгыз һәм пленкага төреп, туңдыргычка куегыз. Аны голубцы ясаганда куллана аласыз, бу очракта кәбестәне кайнар суда пешеклисе булмый. Бозы эрегәч, ул йомшара, яфракларга аерасы һәм фарш салып, төрәсе генә кала. Турап туңдыру өчен катырак кәбестә кирәк. Юыгыз, өске яфракларын алыгыз һәм үзегез теләгәнчә турагыз. Кәбестәне бер пешерерлек итеп пакетларга тутырыгыз. Монысы щи, борщ, яшелчәләр белән томалап пешерү өчен менә дигән.
Туңдырылган кәбестә 10 айга кадәр саклана. Бер эреткәннән соң кире катырырга ярамый.

https://vk.com/tamletamak

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X