Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хуҗабикәләр колагына

Кишерле-ананаслы пирог

Кирәк: 250 г консервланган ананас, 1 уртача зурлыктагы чи кишер, 2 йомырка, 100 г атланмай, 1 стакан шикәр комы (көрән шикәр комы да ярый), 1 стакан он, 1әр чәй кашыгы камыр көпшәкләгеч, чәй содасы, бер чеметем тоз. Ширбәт өчен 1 стакан шикәр оны, 3 аш кашыгы су. Кишерне вак угычтан...

Кирәк: 250 г консервланган ананас, 1 уртача зурлыктагы чи кишер, 2 йомырка, 100 г атланмай, 1 стакан шикәр комы (көрән шикәр комы да ярый), 1 стакан он, 1әр чәй кашыгы камыр көпшәкләгеч, чәй содасы, бер чеметем тоз.
Ширбәт өчен 1 стакан шикәр оны, 3 аш кашыгы су.

Кишерне вак угычтан уарга. Консервланган ананасны вак итеп шакмаклап турарга.

Атланмайны эретергә, шикәр комы кушып, яхшылап болгатырга. Йомырка сытарга, тоз, кишер, ананас кушарга. Болгатырга, аннан калган ингредиентларны өстәргә.

Барлыкка килгән массаны атланмай белән майланган формага бушатырга. 180 °С кызулыктагы духовкада 20-25 минут пешерергә.

Ширбәт ясау өчен, шикәр онына болгата-болгата аз-азлап су өстәргә. Әзер пирог өстенә ширбәт ягарга.

Якты юл

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев