Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хуҗабикәләр колагына

Көнкүреш җайланмалары

Күпчелек көнкүреш җайланмаларыннан башка без хәзер өйдәге эшләрне башкаруны күз алдына да китерә алмыйбыз. Әлеге ярдәмчеләребезне дөрес куллану аларның гомерен озайтыр, утны да сакчыл тотуга китерер. Ризык әзерләгәндә Савытны ут плитәсенә куйганда, кәчтрүл үлчәме тимертүгәрәк үлчәменә туры килерлек булсын. Аларны вакытында сүндерегез. Пешергәндә ризыкка суны мөмкин кадәр әзрәк салырга тырышыгыз...

Күпчелек көнкүреш җайланмаларыннан башка без хәзер өйдәге эшләрне башкаруны күз алдына да китерә алмыйбыз. Әлеге ярдәмчеләребезне дөрес куллану аларның гомерен озайтыр, утны да сакчыл тотуга китерер.

Ризык әзерләгәндә

Савытны ут плитәсенә куйганда, кәчтрүл үлчәме тимертүгәрәк үлчәменә туры килерлек булсын. Аларны вакытында сүндерегез. Пешергәндә ризыкка суны мөмкин кадәр әзрәк салырга тырышыгыз (сүз уңаеннан әйтик: ризыклар туклыклы матдәләрен әзрәк югалтачак).

Мичне исә кирәк булганда гына кабызыгыз. Болар барысы да ут чыгымнарын киметергә ярдәм итәчәк.

Плитәне юу

Плитәне юганда сыек чистарткычлар кулланыгыз - алар аны кырмас. Әгәр ут плитәсенең тимертүгәрәге бик нык пычранган икән, юар алдыннан аны бераз җылытыгыз да, сүндергәч, тимер мунчала һәм савыт-саба чистарткыч белән юыгыз. Пыялачынаяк плитәне кулланган саен, соңыннан дымлы тукыма белән сөртегез. Мичне дә һәрвакыт чистартып торыгыз, югыйсә моннан алда әзерләнгән ризык калдыклары көеп, яңа әзерләнгәненә исе сеңәр.

Дулкынлы мич

Дулкынлы мичтә ризык калдыкларын һәм май чәчрәгән урыннарны дымлы тукыма белән шундук сөртеп алыгыз.

Дулкынлы мич өчен генә яраклы булган савыт-сабалар кулланыгыз. Ризыкны озак җылытырга кирәк булса, кипмәсен өчен, капкачын яхшылап ябыгыз.

Аш серкәсе эремәсе ярдәм итәчәк

Шуны онытмагыз: утчәйнек бары тик су (башка нәрсә түгел) кайнату өчен генә файдаланылырга тиеш. Аны юшкыннан һәрвакыт чистартып торыгыз. Моның өчен аңа аш серкәсе эремәсен салып, берничә сәгать тотыгыз да аннары ару су салып кайнатып чыгарыгыз.

Суыткычны җылыткыч, мич һәм савыт-саба югычтан ераграк урынга кую яхшы. Атнага бер тапкыр суыткычны яхшылап карап, бозылган ризыкларны ташлагыз. Салкынлык дәрәҗәсен дә тикшереп торыгыз: ул түбәнрәк булган саен, ут әзрәк тотыла дигән сүз. Ике-өч айга бер тапкыр суытыкычыгызны аш серкәсе эремәсе белән юыгыз.

Савыт-саба югыч

Савыт-саба югычны ул тиешенчә тулгач кына кабызыгыз - шулай сез утны сакчыл тотарсыз. Чистарткычны күпме салырга кирәклеген карагыз һәм аңлатма язуында күрсәтелгәннән беркайчан да артык салмагыз - ул савыт-саба югычка файдага булмас. Аның каравы, әгәр чистарткычны әзрәк салу да җитүен күрсәгез, ул файдага гына булыр. Савыт-саба югыч сөзгечен дә һәрвакыт чистартып торырга онытмагыз.

Материал «Юлдаш» газетасыннан туплап әзерләнде.
Фото vse-sekrety.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев