Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хуҗабикәләр колагына

Коллегабыз Рәфилә Шәмсутдиновадан "Бавыр" торты рецепты

Бавыр торты Кирәкле продуктлар (ике торт өчен) 500 грамм бавыр (бозауныкы) 3 йомырка 1 стакан сөт 2-3 аш кашыгы он сыек май, тоз Эчлек өчен 3-4 данә эре кишер 3-4 данә эре суган 3-4 бармак сарымсак (яраткан кешеләр өчен генә) майонез Әзерләү Беренче эш итеп тортның эчлеген әзерлибез. Суганны вак...

Бавыр торты
Кирәкле продуктлар (ике торт өчен)
500 грамм бавыр (бозауныкы)
3 йомырка
1 стакан сөт
2-3 аш кашыгы он
сыек май, тоз
Эчлек өчен
3-4 данә эре кишер
3-4 данә эре суган
3-4 бармак сарымсак (яраткан кешеләр өчен генә)
майонез
Әзерләү
Беренче эш итеп тортның эчлеген әзерлибез. Суганны вак итеп турыйсы, кишерне эре угычтан чыгарасы һәм икесен бергә йомшарганчы кыздырып аласы. Сарымсак салырга теләүчеләр, сарымсакны да угычтан чыгарып шушы масса белән кыздыра.
Бавырдан беленнәр ясау өчен, бавырны иттарткычтан чыгарасы, йомырка, сөт, он, тоз белән болгатасы. Барлыкка килгән массадан 5-7 мм калынлыктагы беленнәр пешерергә. Капкачны ябып торып, ике яктан да кыздыру кирәк.
Әзер суган һәм кишер катнашмасын майонез белән ботап, бавыр беленнәренә катлап-катлап торт формасына китереп тигез итеп җәясе. Өске өлешне яшеллек белән бизәргә. Бавыр тортын җылы килеш тә, салкын килеш тә ашарга була.

https://vk.com/rafilya89

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев