Крыжовниктан (рецептлар)
Чияле крыжовник вареньесы Эре яшел крыжовникны ярып, йомшагын алыгыз. Шуларга төше алынган чияләр тутырып чыгыгыз. Суга шикәр комы һәм төелгән дарчин (корица) салып, сироп ясагыз. Кайнап торган сиропны чияле крыжовниклар өстене салып, салмак утта 5-10 минут кайнатыгыз. 1 кг чия тутырылган крыжовникка 700 мл су, 500 г шикәр комы һәм...
Чияле крыжовник вареньесы
Эре яшел крыжовникны ярып, йомшагын алыгыз. Шуларга төше алынган чияләр тутырып чыгыгыз. Суга шикәр комы һәм төелгән дарчин (корица) салып, сироп ясагыз. Кайнап торган сиропны чияле крыжовниклар өстене салып, салмак утта 5-10 минут кайнатыгыз.
1 кг чия тутырылган крыжовникка 700 мл су, 500 г шикәр комы һәм әз генә төелгән дарчин кирәк.
Крыжовник желесы
Яртылаш өлгергән крыжовникларны эмаль табакта йомшарганчы пешерегез. Кайнатманы, ж,илөклөрен сөзеп алып, бераз тондырыгыз. Аннары, согын агызып алып, күлеме яртылаш кимегәнче кайнатыгыз. Шуңа шикәр комы өстәп, әзер булганчы пешерегез. Желены кайнар килеш банкаларга тутырып капкачлагыз.
Тозлы крыжовник
Эмаль кәстрүлгә юылган крыжовникларны 25 см калынлыкта салыгыз. Өстенә алдан әзерләнгән тозлык салыгыз да, капкачына гер бастырып, салкын урынга куегыз. Ай ярым, ике айдан тозлы крыжовник әзер булачак. Тозлы крыжовник ит һәм балык ризыгына менә дигән тәмләткеч.
1 кг җиләккә 1 литр су һәм 30-40 г тоз кирәк.
Желатинлы крыжовник
Юылган крыжовникларны миксерда ваклагыз да, шикәр комы белән желатин кушып, берничә сәгать тотыгыз. Шуны утка куеп, кайный башлаганчы тотыгыз һәм ликер, тәмләткечләр кушып, болгатып банкаларга салыгыз.
500 г крыжовникка 500 г шикәр комы, 10 г желатин, 3-5 аш кашыгы ликер, дарчин һәм кардамон кирә
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев