КЫШКЫ ЛИЛИЯ
Кышын өйдә бакча чәчәкләре үсүен теләсәгез, лилия утыртып карагыз. Моның өчен биек үсми торган сорт, мәсәлән, тимгелле кызгылт сары лилия яхшы. Суганчаларын октябрьнең 20 сенә кадәр казып алып, 2-3 атна суыткычта (+5...+6 градуста) тотарга. Аннан марганцовканың алсу эремәсендә чайкарга. Уяту өчен "Эпин", "Циркон" эремәсенә салып торырга һәм чүлмәккә утыртырга. Аны...
Кышын өйдә бакча чәчәкләре үсүен теләсәгез, лилия утыртып карагыз. Моның өчен биек үсми торган сорт, мәсәлән, тимгелле кызгылт сары лилия яхшы.
Суганчаларын октябрьнең 20 сенә кадәр казып алып, 2-3 атна суыткычта (+5...+6 градуста) тотарга. Аннан марганцовканың алсу эремәсендә чайкарга. Уяту өчен "Эпин", "Циркон" эремәсенә салып торырга һәм чүлмәккә утыртырга. Аны көнчыгыш яки көнбатыш якка караган тәрәзә төбенә куярга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев