Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хуҗабикәләр колагына

Кыяр рассолында маринадланган ит – иң тәмлесе

Кайбер хуҗабикәләр аш-су әзерләгәндә кыяр суын (рассол) куллануны кирәк тапмый, түгә. Ә юкка. Теләсә нинди рассолдан бик тәмле печенье пешерергә була. Моның өчен 10ар аш кашыгы кыяр суы, шикәр комы, үсемлек мае, 1 аш кашыгы уксус белән сүндерелгән сода, ярты кило он кирәк. Барысын бергә кушып, камыр басыгыз. Төрле формалар...

Кайбер хуҗабикәләр аш-су әзерләгәндә кыяр суын (рассол) куллануны кирәк тапмый, түгә. Ә юкка.

Теләсә нинди рассолдан бик тәмле печенье пешерергә була. Моның өчен 10ар аш кашыгы кыяр суы, шикәр комы, үсемлек мае, 1 аш кашыгы уксус белән сүндерелгән сода, ярты кило он кирәк. Барысын бергә кушып, камыр басыгыз. Төрле формалар белән кисеп, духовкада әзер булганчы пешерегез.

Тавык һәм балык кыздыру өчен иң тәмле клярны рассолдан гына ясап була. 1 стакан кыяр суы, шуның кадәр үк он алып, шуңа 2 йомырка, пычак очына элеп сода салыгыз да "венчик" белән күпертегез, 1 аш кашыгы үсемлек мае салыгыз.

Рассолдан кышкы окрошка ясарга мөмкин. Моның өчен пешкән итне, тозлы кыяр, маринадланган сарымсак, йомырканы шакмаклап турагыз. Барысын бергә болгатып, рассол кушыгыз.

Тозлы кыяр суында торган ит аеруча тәмле булып пешә. Моның өчен итне артык зур булмаган кисәкләргә турап, өстенә рассол коеп, 3-4 сәгатькә калдырабыз. Тиешле вакыт узгач, итне рассолдан алып, үзегез теләгән тәмләткеч һәм үсемлек мае сөртеп, 200 градуста духовкада пешерәбез.

Акчарлак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев