Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хуҗабикәләр колагына

Кызыл карлыган кайнатмасы

Кызыл һәм ак карлыганнан гадәттә желе, компот һәм соклар әзерлиләр. Кызыл яки ак карлыганнан кайнатма әзерләргә булсагыз, аны өч мәртәбә кайнатырга кирәк.

1 кг кызыл яки ак карлыган, 1,5 кг шикәр комы (карлыган әче булса, 1,7 кг), 2 ст су.
Юылган карлыганны тәлгәшеннән аерырга һәм кайнар сироп коеп, 6-8 сәгать тотарга. Аннан дуршлагка салып, сиробын агызырга. Аны кайнау температурасына җиткәнче утта тотарга. Сиропны уттан алып 10-15 минут үткәч, карлыган салырга һәм кайнатманы сүрән утта әзер булганчы кайнатырга. Әзер кайнатманы салкын суда тиз генә суытырга һәм банкаларга тутырырга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев