Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хуҗабикәләр колагына

Люля-кебаб пешерәбез

1 кг сарык сарык ите, 100 г сарык мае (курдючное сало), 4 баш суган, 1 балкашык төелгән кара борыч, 1 балкашык кипкән базилик, тәменчә тоз. Суганны чистартырга һәм ваклап, сарык маеның яртысы белән иттарткычтан чыгарырга. Калган сарык маен кисәкләп турарга. Сарык итен чайкарга, кисәкләп турарга һәм иттарткычтан чыгарырга. Суган белән...

1 кг сарык сарык ите, 100 г сарык мае (курдючное сало), 4 баш суган, 1 балкашык төелгән кара борыч, 1 балкашык кипкән базилик, тәменчә тоз.

Суганны чистартырга һәм ваклап, сарык маеның яртысы белән иттарткычтан чыгарырга. Калган сарык маен кисәкләп турарга.

Сарык итен чайкарга, кисәкләп турарга һәм иттарткычтан чыгарырга. Суган белән сарык мае катнашмасына өстәп, барысын бергә иттаркычтан тагын бер тапкыр чыгарырга.

Фаршка борыч, базилик, тоз өстәп, 7-8 минутлап болгататырга. Аннары яхшылап тапаларга һәм азык пленкасы белән төреп, 1 сәгатькә суыткычка куярга. Фаршны 12-14 см озынлыкта казылык формасында әвәләргә һәм баш-башларына сарык мае куеп калдырып, шампурларга киертергә. Даими әйләндерә-әйләндерә күмер өстендә яки кайнар табада 20 минут чамасы кыздырырга.

Фарш яхшы тапаланса, люля-кебаб шампурда яхшы торачак, таралып китмәячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев