Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хуҗабикәләр колагына

«Матбугат.ру»дан персиклар пешерү РЕЦЕПТЫ (ФОТО)

«Матбугат.ру»да тәмле ризыклар пешерү рецептларын даими биреп барабыз. Гел ипи генә дә ашап булмый, гел торт та туйдыра. Кайвакыт якыннарыбызны оригиналь ризыклар белән сыйлыйсы килә. Бүгенге рецептыбыз шундыйлардан.

 
Беренче адым
Иң элек персикларның камырын эшлибез. Моның өчен башта ике йомырканы туглыйбыз, шуннан аңа 180 грамм шикәр комы кушабыз. Шикәр комы эреп беткәнче туглагач, бер чеметем ванилин, бер чеметем лимон кислотасы, 1, 5 аш кашыгы 20 процентлы кибет каймагы, 60 грамм өй температурасында йомшарган ак май салып тагын туглыйбыз. 500 грамм он һәм 1 чәй калагы камыр йомшарткыч (разрыхлитель) салып камыр басабыз. 

 

 
Икенче адым 
Камырны бер сәгатькә суыткычка ял итәргә озатабыз. 
 
Өченче адым 
Камырны икегә, һәр кисәген тагын 10-12 кисәккә бүләбез. 
 
Дүртенче адым 
Шул кисәкләрдән шарчыклар эшлибез. 
 
Бишенче адым 
Әстерхан чикләвеген икегә аерабыз, эчен алабыз. 
 
Алтынчы адым 
Шарчыклардан чикләвекләр өстенә “эшләпә”ләр ясап кидерәбез. 
 
Җиденче адым 
Шарчыкларны пергамент кәгазе өстенә куеп, духовкага озатабыз. 
 
Җиденче адым 
Шарчыкларны пергамент кәгазе өстенә куеп, духовкага озатабыз. 
 
Сигезенче адым 
Йөзләре алсулана башлауга духовкадан алабыз. 
 
Тугызынчы адым 
Шарчыклар эченә тутырырга эчлек эшлибез. Аның өчен вареная сгущенка, йомшарган ак май, чикләвекне алганда ватылган камыр кисәкләрен кулланабыз. 
 
Унынчы адым 
Эчлекне шарчыклар эченә тутырабыз. 
 
Унберенче адым 
Һәркайсына әстерхан чикләвеге төшләре куеп чыгабыз. 
 
Унберенче адым 
Һәркайсына әстерхан чикләвеге төшләре куеп чыгабыз. 
 
Унберенче адым 
Һәркайсына әстерхан чикләвеге төшләре куеп чыгабыз. 
 
Унберенче адым 
Һәркайсына әстерхан чикләвеге төшләре куеп чыгабыз. 
 
Унберенче адым 
Һәркайсына әстерхан чикләвеге төшләре куеп чыгабыз. 
 
Унберенче адым 
Һәркайсына әстерхан чикләвеге төшләре куеп чыгабыз. 
 
Уникенче адым 
Ике шарчыкны бер-берсенә тоташтырып, 1 сәгатькә суыткычка куябыз. 
 
Унөченче адым 
Шикәр комын буяр өчен, кишер һәм чөгендерне сыгып, сутлар әзерлибез. 
 
Ундүртенче адым 
Шешәләрне селкетә-селкетә буягач, шикәр комы менә мондый төсләргә керә. 
 
Унбишенче адым 
Шарчыкларны суыткычтан алып, бер ягын — кишер, икенче ягын чөгендер сутына чумдырып алыбыз. 
 
Уналтынчы адым
Суы сарыксын өчен кәгазь тастымалга куябыз. 
 
Унҗиденче адым 
Арытаба “персикларны” буялган шикәр комында әвәләп алабыз. Кишер төсендәге шикәр комында — бер, чөгендернекендә икенче ягын. 
 
Унсигезенче адым 
Менә мондый "персиклар" килеп чыга.
 
Унтугызынчы адым 
Тәмле “персик”лар әзер. Хәзер алар белән тәмләп чәй эчәргә дә була. 
Венера МӘҖИТОВА
Матбугат.ру

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев