Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хуҗабикәләр колагына

Майлар хакында сөйләшеп алыйк.

Үсемлек маеның файдасы турында нидер исбатлап утырасы да юк: ул май кислоталары, А, Е, Д, К һәм РР, В төркеме витаминнарына бай. Ә менә күптөрле майларның аермасын белеп, кайсы ничек файдалы булуын ачыклау комачауламас. Киштәдәге май савытларын күргәч, кайсын алырга белми торганда, ошбу язманы исегезгә төшерерсез. 1. Көнбагыш мае Балачактан...

Үсемлек маеның файдасы турында нидер исбатлап утырасы да юк: ул май кислоталары, А, Е, Д, К һәм РР, В төркеме витаминнарына бай. Ә менә күптөрле майларның аермасын белеп, кайсы ничек файдалы булуын ачыклау комачауламас. Киштәдәге май савытларын күргәч, кайсын алырга белми торганда, ошбу язманы исегезгә төшерерсез.

1. Көнбагыш мае

Аш бүлмәсе

Балачактан һәммәбезгә яхшы таныш. Тик, аның файдасы хакында онытып барабыз. Ә бит, хатын - кызлар сәламәтлеге һәм нәфис затларның яшь саклануына җавап бирүче Е витамины - көнбагыш маенда зәйтүн мае составындагыннан күпкә күбрәк! Шулай ук башка витаминнар, минераллар һәм май кислоталары да анда аз түгел. Көнбагыш мае составы белән кукуруз маена охшаш.

2. Кабак мае

Аш бүлмәсе

Европада "алтын яшелчә" булып даны таралган кабак сотавында цинк диңгез ризыкларындагыннан күбрәк. Бу яшелчә шулай ук магний, калий һәм тимергә дә бай. Кабак мае салат һәм кайнар яшелчә ризыкларына үзенчәлекле тәм һәм ис бирә.

3. Зәйтүн мае

Аш бүлмәсе

Беренче салкын сыгудан алынган сыек май бик күп туклыклы матдәләргә бай. Йөрәк эшчәнлеген яхшырта. Зәйтүн маен салатларга, Урта диңгез кухнясында әзерләнә торган ризыкларга, камырга(йомшарта) кушалар.

4. Чикләвек мае

Аш бүлмәсе

Эрбет, Әстерхан һәм җир чикләвегеннән май ясала. Антиоксидант үзлекләргә ия, иммунитетны ныгыта. Яшь яшелчәләрдән ясалган салатларга кушканда якты, үзенчәлекле тәм биреп тора.

5. Кунжут мае

Аш бүлмәсе

Составында кальций күләме белән майлар арасында чемпион. Тагын әле фитоэстрогеннарга һәм фосфорга бай. Азия кухнясында яратып кулланыла. Үтә күренмәле май чикләвекләрнең чи төшеннән сыгыла. Соус, яшелчә салатлары әзерләгәндә кулланыла. Ә караңгы, чикләвек төшләрен кыздырып ясалган май дөге һәм токмачлы ризык әзерләгәндә кулланыла.

Аш бүлмәсе

Нәтиҗә ясап, барлык үсемлек майлары да чистартылган(рафинированные) һәм чистартылмаган төрләргә бүленә Икенчеләре, әлбәттә, файдалырак, әмма чистартылмаган майда ризык кыздырырга ярамый: чөнки, кыздырганда алардан канцерогеннар бүленеп чыга. Шунлыктан, кыздыру, пешерү өчен чистартылган май кулланырга киңәш итәбез.

Табыннарыгыз мул, бәрәкәтле, хәләл булсын. Ил - көннәребезгә иминлек, җан һәм тән саулыгы телибез!

Аш бүлмәсе

Үз өем

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев