Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хуҗабикәләр колагына

"Маймыл" салаты

"Маймыл" салаты

300 г тавыкның түш ите
3 бәрәңге
4 йомырка
3 кишер
1 башлы суган
2 тозлы кыяр
1 кечкенә банка яшел борчак
майонез
тәменчә тоз
бизәү өчен зәйтүн (маслины)

Яшелчәләрне суда пешерергә.

Бәрәңге, кишер, тавык ите, 1 йомырка һәм 3 йомырка сарысын, кыярны шакмаклап, суганны вак итеп турарга.

Бөтен туралган әйберне һәм яшел борчакны майонез, тоз салып болгатабыз.

Тәлинкәгә салатны салабыз һәм маймылның башын, колакларын ясыйбыз. Салатның өсте тигез булырга тиеш.

Калган кишерне угычтан уабыз һәм башның өске өлешенә җәябез.

Уылган йомырка сарысы белән кишер салынмаган урыннарны каплыйбыз.

Күз һәм борын урынына зәйтүнне икегә бүлеп куябыз.

Авызын һәм битнең контурын ясау өчен зәйтүнне озынча итеп турыйбыз һәм куеп чыгабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X