Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хуҗабикәләр колагына

Миләүшә гөл (фиалка)

Миләүшә гөл - бик нәзберек үсемлек. Чәчәк белән сөендерсен өчен берничә шартны үтәргә кирәк. Яктылык. Гөлгә көнчыгышка карап торган, иркен, зур тәрәзә төбе кирәк. Шул ук вакытта ул туры кояш нурларын яратмый. Кояш тәэсирендә аның яфраклары көя башлый. Сугару. Туфрак гел дымлы да, коры да торырга тиеш түгел. Дымлылык. Коры...

Миләүшә гөл - бик нәзберек үсемлек. Чәчәк белән сөендерсен өчен берничә шартны үтәргә кирәк.

Яктылык. Гөлгә көнчыгышка карап торган, иркен, зур тәрәзә төбе кирәк. Шул ук вакытта ул туры кояш нурларын яратмый. Кояш тәэсирендә аның яфраклары көя башлый.

Сугару. Туфрак гел дымлы да, коры да торырга тиеш түгел.

Дымлылык. Коры һаваны яратмый. Оптималь температура - 50-60%.

Тукландыру. Атнага бер тапкыр бүлмә гөлләре өчен булган ашлама сибәләр.

Туфрак. Җиңел, туклыклы туфракны ярата. "Для фиалок" дип язылган туфракка гөл өчен кирәкле барлык микроэлементлар кушылган була.

Чүлмәк. Елга ике тапкыр гөлне күчереп утырталар. Дөрес чүлмәк сайлау өчен бу кагыйдәне кулланыгыз: искесе яңасына кереп утырырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев