Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хуҗабикәләр колагына

Мультиваркада "Кәбестәле тавык”

Рецепт.

Ингредиентлар:
Тавык ите 400 грамм
Кәбестә 400 грамм
Бәрәңге 4-5 шт
Помидор 1 шт
Татлы борыч 0,5 шт
Суган 1 шт
Сарымсак 3 тырнак
Каймак 6-7 аш кашыгы
Тоз, тәмләткечләр

Кәбестәне озынчалап, тавык итен һәм калган яшелчәләрне шакмаклап турыйбыз. Мин авыл тавыгы белән пешердем, шуңа да ваграк итеп турадым. Кибет тавыгыннан пешергәндә эрерәк турарга кирәк. Бөтен ингредиентларны кушабыз, тоз, тәмләткечләр (мин үзем кипкән базилик салдым), каймак салып болгатабыз. Мультиварканың савытына салабыз, савытның кырыеннан әз генә су салабыз( якынча стаканның 1/4). "Тушение" режимында 1 сәгать 20 минут пешерәбез.

 

Фото: скриншот инстаграм

Айгөл Муллагалиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев