Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хуҗабикәләр колагына

Октябрьдә тозлагыз!

Тозлы кәбестәнең тәмле генә түгел, бик файдалы да булуын барыбыз да беләбез. Кышкылыкка аны һәр хуҗабикә үзенчә әзерли. Рецептлар төрле, әзерләү серләре дә үзенчәлекле. Шулай да яшь хуҗабикәләргә кайбер киңәшләрне җиткерсәк, һич тә артык булмас. Тозлау өчен соң һәм урта срокларда өлгерә торган сортларны алырга кирәк. Бары тик шундыйлардан гына...

Тозлы кәбестәнең тәмле генә түгел, бик файдалы да булуын барыбыз да беләбез. Кышкылыкка аны һәр хуҗабикә үзенчә әзерли. Рецептлар төрле, әзерләү серләре дә үзенчәлекле. Шулай да яшь хуҗабикәләргә кайбер киңәшләрне җиткерсәк, һич тә артык булмас.
Тозлау өчен соң һәм урта срокларда өлгерә торган сортларны алырга кирәк. Бары тик шундыйлардан гына тәмле, кетердәп торган ризык килеп чыга. Кәбестәне кулыгызга алгач та баскалап карагыз, әгәр формасын югалтмый икән, димәк, ул өлгергән һәм тозларга әзер. Өлгереп җитмәгән кәбестә тиз бозыла, тозлагач, кетердәп тә тормый. Күчән тыгыз булырга тиеш, шул чагында гына аңардан әзерләгән ризык бик тәмле була. Тозларга дип сайлый торган кәбестә башлары 3 килограмм чамасы булырга тиеш. Эре күчәннәрдә тозлау өчен бик кирәкле булган шикәр дә җитәрлек тупланган була. Күчәнне кискәндә төсенә дә игътибар итегез, ул ак булырга тиеш. Тагын бер киңәшне истә тотыгыз: тозларга дип әзерләгән кәбестәне юарга ярамый, бары тик өске яфракларын гына алыгыз. Тозлау өчен иң яраклы сортлар: "Слава", "Подарок", "Амагер 611", "Агрессор", "Белорусская".
Һәр хуҗабикә кәбестә тозлау өчен аерым савыт тота. Күпләр аны кышкылыкка банкаларга тозлый. Банкаларны яхшылап юып, стерильләштереп, алдан әзерләп куярга онытмагыз. Барлык шартын китереп, чиста итеп тозлаган кәбестә 7 айга кадәр саклана. Бу вакыт эчендә ул тәмен һәм файдалы сыйфатларын югалтмый. Саклау өчен иң яхшы шартлар - караңгы һәм салкын урын. Температура 0 градус чамасы булырга тиеш. Артык салкын урында тоткан кәбестәдә С витамины юкка чыга, җылы урында сакласаң, ул әчи. Кәбестә озак саклансын дисәгез, аны банкадан бары тик коры, чиста кашык белән генә алыгыз.
Тагын бер киңәш: кәбестәне 14 октябрьдән соң тозларга тырышыгыз.
http://kiziltan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев