Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хуҗабикәләр колагына

Орлыкны кайчан чәчәбез

Ни чәчсәң - шуны урырсың дигәннәре туры мәгънәсендә бакчачыларга адресланган, чәчүлек орлык сайлаганда сак бул, берүк алдана күрмә дигән сыман. Орлыкларны кайчан, ничек сайларга, кайдан сатып алырга? Мин кишер, суган, чөгендер, петрушка, укроп орлыкларын үзем үстерәм, чөнки арзан дип кызыгып, урам чатындагы базарчыктан, киосклардан сатып алып авызым пешкәләде. Өченче ел...

Ни чәчсәң - шуны урырсың дигәннәре туры мәгънәсендә бакчачыларга адресланган, чәчүлек орлык сайлаганда сак бул, берүк алдана күрмә дигән сыман. Орлыкларны кайчан, ничек сайларга, кайдан сатып алырга?


Мин кишер, суган, чөгендер, петрушка, укроп орлыкларын үзем үстерәм, чөнки арзан дип кызыгып, урам чатындагы базарчыктан, киосклардан сатып алып авызым пешкәләде. Өченче ел базар карчыгыннан буе утыз (!) сантиметрлы, кызарып пешкән борыч сатып алган идем. Әбекәй гибрид түгел, күптәннән сыналган үз орлыгым диде. Чәчтем, ник берсе тишелсен! Көньяктан кайтартылган гибридны миңа аткарган намуссыз карчыкка ышанып, шымытыр тотып калдым. Ни гаҗәп, хәтта зур гипермаркеттан сатып алган орлыклар да кайвакыт сортларына туры килми. Былтыр "суперкрупный красный томат, весом до 1,5 кг" дип язылган пакеттагы орлыктан борчак зурлыгындагы черри помидорлары үсте...

Берьюлы Казандагы бакчачылыкка махсуслашкан кибеттә куллану вакыты чыккан орлыкларга юлыктым. Орлыкчылык фирмасы пакет тышына кара төс белән куллану вакытын күрсәткән булган, ә шуның өстенә куе зәңгәр төс белән яңа саннар бастырганнар. Соңгысы орлыкларның гомерен ике елга "озайткан". Тәҗрибәсез бакчачылар гибрид белән сорт орлыгының икесе ике нәрсә икәнлеген аермыйча, уңышсызлыкка юлыга. Сортлы яшелчәнең орлыгын чәчсәк, киләсе елда нәкъ менә шундый сыйфатларга ия уңыш үсәчәк, ә гибрид, ясалма-кушылма продукт булганга күрә, аннан алынган орлык элгәренең уңай сыйфатларын сакламый. Шунлыктан гибридтан алынган орлык чәчүгә яраксыз.

Сәүдәгәрләр, яңа елга кадәр һәм ел башында, төрле акцияләр уздырып, срогы чыгып килүче яки инде чыккан иске орлыклардан котылырга ашыга. Үзең теләп алданасың икән, орлыгың тишелмәсә, уңышың ким чыкса, үзеңә генә үпкәләргә кала.

Орлыкларның яңа партияләре күмәртәләп сату базаларына гыйнвар-февраль тирәсендә кайта башлый. Бәяләре арзанрак, сайлау мөмкинлеге зурдан. Интернет-кибетләр аша заказ биреп тә кайтарып була. "Балта урынына шөшле" тутырып җибәрмәсәләр, посылкаң юлда ачылмыйча килеп ирешсә, күңелле, әлбәттә. Былтыр почтадан алган посылкам киселгән һәм калын лейкопластырь белән ябыштырылган иде. Миңа кирәкле товарны алыштырып, имгә ярамаганын тутырганнар, шулай итеп, 4 мең 700 сум акчам җилгә очты...

Орлыкларны сатып алганчы, аларның кайда җитештерелгәнлеген ачыклау мөһим. Тотрыксыз табигый климат шартларында мул уңыш алу өчен, районлашкан, үзебезнең төбәккә яраклаштырылган агач-куак үсентеләрен утырту, Себер селекциясенең яшелчә орлыкларын чәчү хәерле. Мәскәү янындагы, Чиләбедәге питомниклар җитештергән орлыклар ачык грунтта да сынатмый. Җылытылган түтәлле теплицаларыгыз булса, безнекеннән йомшаграк табигатьле Голландия, Германия, Болгария кебек илләрдән кайтартылган сыйфатлы орлыклардан бик тәмле баллы борыч, баклажан, томатлар үстерергә була.

Орлыкларга куелган бәяләр товарның сыйфат күрсәткеченә һәрчак тәңгәл килми. Әйтик, "Герман" сортлы кыярның (мин аны бик яратып утыртам) популярлыгын сизеп алган сәүдәгәрләр орлык бәясен өчләтә күтәрде. Сезон хиты дигән исем астында өченче ел "Таганай" сортлы кыярның 5 бөртек орлыгын 110 сумга саттылар, ә Казанда узган, мәскәүлеләр катнашкан авыл хуҗалыгы ярминкәсендә бу орлыкларның 100 граммы нибары 80 сум тора иде. Кайвакытта шундый кызыклы арифметикага тап булам: гади каптагы 3 грамм укроп орлыгы 3 сум тора, ә бизәкле каптагысы - 21 сум. Уч төбе зурлыгындагы ялтыравыклы кәгазь кисәге орлык бәясеннән 7 тапкырга кыйммәтрәк!

Орлык алганда сатучыдан сертификатын сорарга кыенсынмагыз. Җитештерүче фирманың тулы исеме, адресы, товарның атамасы, сорт тасвирламасы, карап үстерү инструкциясе, эшләнеп чыгу вакыты һәм куллану срогы, капта ничә данә яки грамм орлык икәнлеге язылуы мәҗбүри шарт. Бакчачылык үзәкләреннән, махсуслашкан зур кибетләрдән орлык сатып алгач, товар чегын ташламагыз: хилафлыкка юлыксагыз, дәгъва белдерү хокукыгыз бар.

Данлыклы чит ил фирмаларның - күбесе, Русиянекеләрнең кайберләре чәчүлек орлыкларны стратификацияләп, зарарсызландырып, чыныктырып, туклыклы матдәләргә "төреп" сата. Мондый орлык аерым бер төскә буялган була, кабында бу хакта искәртелә. Аларны туфракка коры килеш чәчәбез. Тукландырылган, төрелгән орлыклар гадиләренә караганда озаграк тишелә, әмма бик тиз тернәкләнә, алардан көчле рассада үсә. Алар тишелгәнче, суны күбрәк сибәбез. Гади орлык сатып алгач, 10 минутка тозлы суга салып торып, төпкә баткан тукларын сайлап алабыз. Аларны агымсуда чайкаткач, куе марганцовка эремәсендә 20 минут зарарсызландырабыз. 12-24 сәгать биостимуляторда җебетәбез, тукландырабыз. Мин "Энерген" эремәсен яратып кулланам. Бер стакан җылы суга 6 тамчы биостимулятор тамызып, орлыкларны шуңа салам. Болай эшкәртелгәч, алар 3-5 көндә тигез булып шытып чыга, көчле үсә. Әлеге җәһәттән "Бигус", "Иммуноцитофит", "Новосил", "Агат-25К", көл, бал эремәләре, алоэ согы кулланып була. Үсемлекләрнең иммунитетын күтәрү максатыннан орлыкларны юеш чүпрәккә төреп, целлофан пакетка тыгып, төннәрен суыткычның өске бүлемтегендә, ә көндез җылылык батареясе янында чыныктырып, орлыкларны үрдереп утырту алымы бар.

Мин орлыкларны түгел, ә рассадамны апрельдә балконга алып чыгып чыныктырам. Үскеннәр чирләшкә булмасын өчен, орлык чәчеләсе туфракны гөмбәчек авыруларыннан, бактерияләрдән зарарсызландыру мәҗбүри. Инфекцияләр яшь үскеннәрне һәлак итмәсен өчен, үзебез әзерләгән туфраклы, черемәле, комлы, көлле составны, кибеттән алынган торфлы субстратны кышкы суыкта катыру отышлы. Җылыга алып кереп эреткәч, уңдырышлы составның өстенә кайнар марганцовка эремәсе бөркеп, томалап куя идем.

Былтыр орлык чәчеләсе туфракны тирән табага салып, духовкада кыздырдым. Караяк, фузариоз, альтернариоз, фитофтороз кебек мәкерле чирләрдән саклану максатыннан, орлыкларны "Планриз" эремәсендә - 4-6 сәгать яки "Псевдобактерин", "Фитоспорин" кебек биологик препаратларда 2-4 сәгать тоту да отышлы. "Планриз" биофунгицидын үсемлекләр төбенә сибәргә (1 литр суда 10 мл препарат эретелә), сабакларына, яфракларына бөркергә була (1 л суга 1 мл). Әлеге препарат тере бактерияләрдән торганга, рассада сәламәт, сабаклары нык тармаклы, тамырлары көчле булып үсә.

Хәмидә ГАРИПОВА. Казан.

Чыганак: http://www.atnya-rt.ru/tt/the-news-tat/item/10424-orlyiknyi-kaychan-ch%D3%99ch%D3%99bez.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X