Парда пешкән катлама
Камыр өчен: 500 г он, 1 йомырка, 0,5 стакан су, 0,5 бал калагы тоз. Фарш өчен: 500 г бәрән яки сыер ите, майлау өчен 50 г атланмай.
Камыр басып, юка гына итеп җәяргә һәм атланмай белән майлап алгач, ит фаршы салырга. Фаршны җәелгән җәемгә тигезләп тигезләп салгач, катлама итеп төрергә. Фаршлы катламаны парда 35-40 минут пешерергә.
Табынга чыгарыр алдыннан катламаны кисәкләргә бүлеп чыгаралар.
Өстенә майда кыздырылган суган һәм кишер сибәргә мөмкин.
Чыганак: #ТАТАРАШЛАРЫ #РЕЦЕПТЫ #ТАТАРЧА #АШСУ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев