Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хуҗабикәләр колагына

Пәхләвә

Йомырка сытып күпертәләр, җылы сөт, эреткән атланмай, сода, он өстәп катырак итеп камыр басалар. Камырны 12-14 кисәккә (катламнар санынча) бүләләр, һәр кисәкне 1,5 мм калынлыгында, 30-35 см диаметрлы итеп җәяләр. Кузы чикләвегенең төшен бераз гына табада кыздырып алалар, ваклап, шикәр комы өстәп болгаталар. Җәймәләрнең һәркайсын эреткән атланмай белән майлап, өсләренә...

Йомырка сытып күпертәләр, җылы сөт, эреткән атланмай, сода, он өстәп катырак итеп камыр басалар. Камырны 12-14 кисәккә (катламнар санынча) бүләләр, һәр кисәкне 1,5 мм калынлыгында, 30-35 см диаметрлы итеп җәяләр. Кузы чикләвегенең төшен бераз гына табада кыздырып алалар, ваклап, шикәр комы өстәп болгаталар. Җәймәләрнең һәркайсын эреткән атланмай белән майлап, өсләренә шикәрле чикләвек төше сибеп, майлаган табага берсе өстенә берсен куя баралар, алар табаның кырыеннан азрак чыгып торырга тиеш. Аннары аскы җәймә белән өстәгесен сизелмәслек итеп кенә тоташтыралар да пәхләвәне үткен пычак белән шакмаклап яисә кыек шакмаклап кисәләр (аска каты киселми), өстенә йомырка сарысы сортеп, духовкада пешерәләр. Пешкәндә кискән урыннарына җылы сыек бал сибәләр. Пешкән пәхләвәнең кисәкләрен бер-берсеннән аерып суыталар һәм чәй янына бирәләр.

Он 450г, 4 йомырка, сөт 70г, май ЗОг, чәй содасы, кузы чикләвеге 90г, май 35г, шикәр комы 100г, йомырка сарысы 1 данә, бал З00г.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X