Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хуҗабикәләр колагына

Салатлар бүлегенә кагылышлы файдалы киңәшләр

яшелчәләр яңа гына җыеп алган кебек сакланасын өчен, аларны салкынча караңгы урында тотарга кирәк; салат өчен туралган башлы суганны кайнар суга салып алсаң, аның әчесе бетә; кыяр белән помидорны алдан турап, тоз сибеп куйсаң, алар тәмсезләнә, исләре бетә һәм тиз йомшара. Табынга чыгарганда гына турап, тоз сибәргә кирәк; туралган башлы...

  • яшелчәләр яңа гына җыеп алган кебек сакланасын өчен, аларны салкынча караңгы урында тотарга кирәк;
  • салат өчен туралган башлы суганны кайнар суга салып алсаң, аның әчесе бетә;
  • кыяр белән помидорны алдан турап, тоз сибеп куйсаң, алар тәмсезләнә, исләре бетә һәм тиз йомшара. Табынга чыгарганда гына турап, тоз сибәргә кирәк;
  • туралган башлы суганны төбенә бераз тоз сибелгән тәлинкәгә салсаң, кипмичә озаграк саклана;
  • яшелчәләрне салкын суда юарга кирәк, җылы су аларның тәмен һәм исен ала;
  • кыярны озаграк саклау өчен, дүрттән өч өлеше күмелерлек итеп, сабаклы башы белән суга салып куярга, суын һәр көнне алыштырырга кирәк.

Чыганак: Тук.Татар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев