Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хуҗабикәләр колагына

Сарык итеннән сөякле калҗа

Кунакка барып калҗа да ашамагач, кунак була димени ул, дигәннәр борынгылар. Калҗаны әзерләве ансат, шулай да ул зур сый-хөрмәт санала. Моның өчен, гадәттә сарыкның түш һәм кабырга ите алына. Сөякле итне кисәге белән аз гына суга салып пешерсәң, ул ләззәтлерәк була. Пешкәндә тоз, борыч, вак итеп тураган башлы суган, кишер,...

Кунакка барып калҗа да ашамагач, кунак була димени ул, дигәннәр борынгылар. Калҗаны әзерләве ансат, шулай да ул зур сый-хөрмәт санала. Моның өчен, гадәттә сарыкның түш һәм кабырга ите алына. Сөякле итне кисәге белән аз гына суга салып пешерсәң, ул ләззәтлерәк була. Пешкәндә тоз, борыч, вак итеп тураган башлы суган, кишер, ә пешеп җитәр алдыннан лавр яфрагы өстиләр. Ит пешеп җиткәч, кайнар килеш бер яки ике сөякле итеп буйга кисәләр. Ул тураган кисәкләрне яңадан тиз генә кайнап торган шулпага салып алалар һәм, махсус тәлинкәләр белән, кайнар килеш табынга чыгаралар.

1 өлешкә:

  • 100 - 150 г сарык ите
  • тәмләткечләр - кирәгенчә

Тәмле булсын!

Чыганак: Казан утлары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев