Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хуҗабикәләр колагына

Сезгә кабак кексы рецептын тәкъдим итәбез.

Кирәк булалар:


кабак пюресы - 150 грамм;
ак май - 120 грамм;
тавык йомыркасы - 3 данә;
он - 200 грамм;
тоз - 1 чеметем;
шикәр - 175 грамм;
ароматизатор - 2 тамчы;
көпшәкләгеч - 10 грамм.
Бизәү өчен:

йомырка агы - 1 данә;
шикәр кершәне - 4 аш калагы;
сок - 1 аш калагы;
чикләвек - 1 уч.
Пешкән кабактан пюре ясыйбыз.

2 тамчы бадәм агачы (миндаль) ароматизаторы салабыз. Болгатабыз.

Йомшак ак майны шикәр белән бутыйбыз. Берәмләп йомырка өстибез, туглыйбыз. Әкренләп он һәм көпшәкләгеч салабыз. 1 чеметем тоз һәм кабак пюресы салабыз, яхшылап бутыйбыз.

Форманы ак май белән сылыйбыз һәм кукуруз оны яки манный сибәбез.

Камыр салабыз һәм алдан 180 градуска кадәр кыздырылган духовкада 30-35 минут пешерәбез. Әзерлеген агач таякчык белән тикшерәбез - ул бераз юешрәк булырга, тик аңа камыр ябышмаска тиеш.

Йомырка агын туглыйбыз, ½ литр кабак согы, шикәр кершәне һәм марципан ялтыравыгы (глазурь) өстибез. Кексны сылыйбыз.

Чикләвекне ваклыйбыз. Сибәбез.

Барлыгы 50 минут вакыт кирәк.

"Сарман" гәҗите

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев