Теләче Информ

Шоколадлы чия кайнатмасы

Рецепт.

Кирәкле кушылмалар:
— 1 кг чия;
— 500 г шикәр комы;
— 1 аш кашыгы какао;
— 100 г шоколад;
— лимон кислотасы.
Эш тәртибе: 1 кг чиянең төшен алып блендерда туратырга. Өстенә 500 г шикәр комы салып, суын чыгарганчы калдырырга.

Аннан соң газ өстенә куеп кайнатып чыгарырга, 1 аш кашыгы какао, 1 аш кашыгы лимон кислотасы кушып тагын 20 мин кайнатырга. 100 г вакланган ачы шоколад өстәп эретергә.

Әзер кайнатманы банкаларга тутырып кышка сакларга куярга. Аны бигрәк тә балалар яратып ашый.

 

Реклама

Фото :https://pixabay.com | krzys16

https://vk.com/tatarshlari

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: