Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хуҗабикәләр колагына

Сирень чәчәгеннән кайнатма

Кирәк (700 мл өчен): 500 гр сирень чәчәге, ½ лимон, 560 гр шикәр комы.

Эш тәртибе: сирень чәчәкләрен кәстрүлгә салып, өстенә 2 стакан (500 мл) салкын су агызыгыз. Аның өстенә ярты лимонның согын сыгып, кайнап чыкканнан соң 10 минут кайнатыгыз. Аннан уттан алып, өстен каплаган килеш 15 минут бүлмә температурасында тотыгыз. Кайнатманы марля аша сөзегез. Калган 150 гр сиреньне савытка салып, 2 аш кашыгы шикәр комы, 3-4 тамчы лимон согы өстәп, уыгыз. Кайнатмага 500 гр шикәр комы салып болгатып, сүрән утта тагын 40 минут кайнатыгыз. Шикәр белән уылган сирень чәчәкләрен кайнатмага кушыгыз һәм 3 минут тирәсе кайнатыгыз. Әзер кайнатманы стерильләштерелгән банкаларга тутырып, ябыгыз.

 

Автор: Румия Сәйфуллина

 

Чыганак: Акчарлак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев