Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хуҗабикәләр колагына

СУМСА

Камыр өчен: — 1,5 чәй кашыгы коры чүпрә; — 600 г он; — 1 аш кашыгы шикәр комы; — ярты чәй кашыгы тоз; — 300 мл сөт; — 2 йомырка. Камырны басабыз, сәгать ярымга кабартырга куябыз. Эчлек өчен: — 600 г фарш; — 2-3 баш суган; — яшел тәмләткечләр; — тоз; — борыч.

Камырны җәеп, өстенә көнбагыш яки акмай сөртәбез.
Артык тыгызламый гына рулет шикелле итеп төрәбез.
Хәзер инде шуны бик зур булмаган өлешләргә кисәбез.
Һәр өлешне түгәрәкләп җәябез.
Һәрберсенең уртасына берәр аш кашыгы эчлек салабыз.
Сумсаны өчпочмак формасында ясыйбыз.
Кырыйларын чеметеп, әйләндереп куябыз.
Әзер сумсаларны кабартып алабыз. Өстенә йомырка сарысы сөртәбез һәм 15-20 минутка 200 градуска кадәр җылытылган мичкә куябыз.

https://vk.com/tatarshlari?z=photo-107801917_456245715%2Fwall-107801917_22225

https://vk.com/tatarshlari

Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X