Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хуҗабикәләр колагына

Сөялне лимон бетерә

Еш кына аякларга сөял чыгып бимазалый. Аны бик җайлы бетерергә мөмкин. Йоклар алдыннан, аякларны җылы суда җебетеп, сөялгә лимон кисәге бәйләп куялар. Бу процедураны 2-3 кич кабатлагач, аякларны кабат җебетеп, сөялне әкрен генә кисеп алырга кирәк. Болай эшләгәндә сөял тиз кубачак. Тагын бер ысул: суган кабыгын банкага салып, аны тулысынча...

Еш кына аякларга сөял чыгып бимазалый. Аны бик җайлы бетерергә мөмкин. Йоклар алдыннан, аякларны җылы суда җебетеп, сөялгә лимон кисәге бәйләп куялар. Бу процедураны 2-3 кич кабатлагач, аякларны кабат җебетеп, сөялне әкрен генә кисеп алырга кирәк. Болай эшләгәндә сөял тиз кубачак.

Тагын бер ысул: суган кабыгын банкага салып, аны тулысынча күмәрлек итеп, аш серкәсе салалар. Аннары банканы, компресс кәгазе белән каплап, бәйләп куярга һәм бүлмә температурасында ике атна төнәтергә кирәк. Соңыннан серкәне түгеп, суган кабыкларын сыгып алырга һәм киптерергә куярга. Дәвалауны башлаганчы, сөял тирәсен вазелин белән буярга кирәк. Шуңа 2-3 миллиметр калынлыктагы суган кабыгы куялар. Иртән, аякларны җебетеп, сөялне әкрен генә кырып төшерергә кирәк.

http://tukai-rt.ru/tt/the-news-tat/item/15960-s%D3%A9yalne-limon-beter%D3%99.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев