Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хуҗабикәләр колагына

Тарттырылган түшәмне ничек юарга?

Мондый түшәмне юганда, сода, кер порошогы, селтеле яки кислоталы чистарту чаралары кулланырга ярамый. Бик пычранмаган 1 түшәмне коры йомшак губка яки микрофиб-ра салфетка белән сөртеп чыгарга була. Нык пычранган тарттырылган түшәмне сабынлы суга манылган йомшак чүпрәк яки губка белән юарга була. Җылы суга угычтан уылган кер сабыны салып эретергә кирәк....

Мондый түшәмне юганда, сода, кер порошогы, селтеле яки кислоталы чистарту чаралары кулланырга ярамый. Бик пычранмаган 1 түшәмне коры йомшак губка яки микрофиб-ра салфетка белән сөртеп чыгарга була.
Нык пычранган тарттырылган түшәмне сабынлы суга манылган йомшак чүпрәк яки губка белән юарга була. Җылы суга угычтан уылган кер сабыны салып эретергә кирәк. Эзе калмасын өчен, шундук коры чүпрәк белән сөртеп барыгыз. Май таплары булса, теләсә нинди савыт-саба юу чарасы кушылган су белән дә юарга була. Түшәмне нык басмыйча гына юалар. Полиэфир замш тукымадан ясалганын коры йомшак чүпрәк белән сөртәләр генә, аны юарга ярамый.

Тонык тарттырылган түшәмне чистартуы җиңелрәк, анда эз калмый. Ялтыравык түшәмне спиртлы тәрәзә чистарткыч аэрозоль белән юарга була. Сиптерергә һәм йомшак чүпрәк белән корытып сөртергә кирәк. Кайнар су мондый түшәмне боза, суның температурасы 40 °Стан артмаска тиеш. Швабра кулланырга ярамый, саксыз төртелеп, түшәм тукымасы тишелергә мөмкин.

Хәзер тарттырылган түшәмне чистарту өчен махсус чаралар да бар.

http://www.zamansulyshy.ru/tt/component/k2/item/11563-leninogorsk-huҗabikәlәre-kolagyina-tarttyiryilgan-tүshәmne-nichek-yuarga?.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X