Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хуҗабикәләр колагына

Ташкабак белән җиңел генә рецептлар

Запеканка Ингредиентлар: 2-3 яшь ташкабак 130 г он 1-2 чәй кашыгы көпшәкләгеч 3 йомырка 130-150 г каты сыр 1-2 помидор 1-2 төш сарымсак тоз, борыч яшел үләннәр. Эш барышы: ташкабакны эре угычта уып, аңа йомырка, тоз, бераз сарымсак уып салабыз, борыч сибәбез. Көпшәкләгеч, он өстәп, болгатабыз. Форманы майлап, анда катнашманы...

Запеканка

Ингредиентлар:

2-3 яшь ташкабак

130 г он

1-2 чәй кашыгы көпшәкләгеч

3 йомырка

130-150 г каты сыр

1-2 помидор

1-2 төш сарымсак

тоз, борыч

яшел үләннәр.

Эш барышы: ташкабакны эре угычта уып, аңа йомырка, тоз, бераз сарымсак уып салабыз, борыч сибәбез. Көпшәкләгеч, он өстәп, болгатабыз. Форманы майлап, анда катнашманы салабыз. Өстенә түгәрәкләп тураган помидорларны тезәбез. 180 градуска кадәр җылытылган мичтә 15-20 минут пешерәбез.

Запеканка бераз кызара башлагач, мичтән алып, күп итеп угычта уылган сыр сибәбез. Мичтә тагын 10-15 минут тотабыз.

Өстәлгә туралган яшел үләннәр сибеп бирәбез.

Пицца

Ингредиентлар:

1 кг ташкабак

2 йомырка

1 тавыкның түш ите

50 г сыр

3 помидор

1 баш суган

1 кишер

2 төш сарымсак

50 г он

1/4 стакан сөт

яшел үләннәр.

Эш барышы: ташкабакны түгәрәкләп турыйбыз, башта йомыркага, аннан онга манып, ике яклап кыздырып алабыз. Маен сеңдерү өчен, кәгазь тастымалга куя барабыз. Суганны ярымтүгәрәкләп, помидорны түгәрәкләп турыйбыз, кишерне эре угычтан уабыз, сарымсакны ваклыйбыз. Үсемлек мае белән майлаган табага тыгыз итеп ике кат ташкабак тезәбез. Аның өстенә пешкән тавык ите, суган, кишер, помидор, сарымсак салабыз. Өстенә угычтан сыр уабыз. 1 йомырка һәм сөтне кушып болгатабыз һәм пиццага агызабыз. Вак итеп туралган яшел үләннәр сибәбез һәм мичкә куябыз. Сыр эрегәч һәм кырыйлары кызара башлагач, пиццаны мичтән алабыз.

Помидор һәм сыр белән пешкән ташкабак

Ингредиентлар:

1-2 помидор

200-250 г ташкабак

1 татлы борыч

20 г каймак

2,5 аш кашыгы сөт

1 йомырка

25-30 г каты сыр

тәменчә тоз, борыч.

Эш барышы: ташкабакны юка итеп, түгәрәкләп турыйбыз (0,5 см тирәсе). Помидорны һәм татлы борычны шулай ук тәгәрмәчләп әзерлибез. Пешерү формасына яшелчәләрне чиратлап, бастырып тезәбез. Тоз, борыч сибәбез, өстен каймак белән тигезлибез. 1 йомыркага сөт салып, яхшылап болгатабыз. Яшелчәләргә вак угычта уылган сыр сибәбез һәм йомыркалы- сөтле катнашманы агызабыз. 180 градуска кадәр җылытылган мичтә 30-35 минут пешерәбез. Табынга кайнар килеш бирәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев