Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хуҗабикәләр колагына

Татар казылыгын ӘЗЕРЛӘҮ

Казылык әзерләү өчен ат итен вак итеп турарга һәм тоз-борычны яхшылап ышкып сеңдерергә кирәк. Әзер эчлекне кәстрүлгә салырга һәм өстенә тастымал каплап, 15 сәгатьтән алып тәүлек ярымга чаклы салкында тоталар. Ат яки сыер эчәкләрен яхшылап эшкәрткәннән соң, бер башын җеп белән бәйләп, әзер эчлекне тутыралар. Ит белән майны чиратлаштырырга кирәк,...

Казылык әзерләү өчен ат итен вак итеп турарга һәм тоз-борычны яхшылап ышкып сеңдерергә кирәк. Әзер эчлекне кәстрүлгә салырга һәм өстенә тастымал каплап, 15 сәгатьтән алып тәүлек ярымга чаклы салкында тоталар.
Ат яки сыер эчәкләрен яхшылап эшкәрткәннән соң, бер башын җеп белән бәйләп, әзер эчлекне тутыралар. Ит белән майны чиратлаштырырга кирәк, итнең майлылыгы чама белән утыз процентны тәшкил итәргә тиеш. Май күп булганда, агып чыксын өчен, эчәкләрне берничә җирдән инә белән тишәләр. Эчәкләрне тутырып бетергәч, икенче башын да бәйләргә һәм берничә көнгә җилле-кояшлы урынга элеп куярга кирәк. Шуннан соң 2-2,5 айга караңгы урынга күчереп куялар. Әзер казылыкның саклану вакыты - дүрт-биш ай, аны чи килеш тә, пешереп тә ашап була.
Пешергәндә казылыкны кәстрүлгә җылы су белән салып, сүрән утка куярга кирәк. Су кайнап чыккач тышын берничә җирдән инә белән тишәргә һәм тагын сәгать ярым кайнатырга туры киләчәк. Табынга чыгарганда, мае һәм формасы саклансын өчен, калынрак итеп кисәләр.
фото: msk.kupiprodai.ru
Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев