Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хуҗабикәләр колагына

Тәмле аш пешерү серләре

ыер итеннән пешерәсе булсагыз, шулпага калак сөяге әйбәт була. Тавык шулпасы өчен бербөтен тавык салып пешерегез. Борщ өчен кабырга ите яхшы. Токмачлы ашка - тавык. Шурпа өчен - сарык ите, кабырга турысы. Ашка дигән итне, каны агып бетсен өчен, 25 минут юарга кирәк. Итне бүлгәләмичә салсагыз, шулпа тәмлерәк була. Итне...

ыер итеннән пешерәсе булсагыз, шулпага калак сөяге әйбәт була. Тавык шулпасы өчен бербөтен тавык салып пешерегез.
Борщ өчен кабырга ите яхшы. Токмачлы ашка - тавык. Шурпа өчен - сарык ите, кабырга турысы.
Ашка дигән итне, каны агып бетсен өчен, 25 минут юарга кирәк.
Итне бүлгәләмичә салсагыз, шулпа тәмлерәк була.
Итне пешерергә куйганда боз кебек салкын суга салу дөрес була.
3 литр суга бер килограмм ит кирәк. Тавык шулпасы өчен - 2,5 литр суга 1 кг.
Петрушка, пастернак яки сельдерей тамыры шулпаны хуш исле итә.
Су кайнап чыгып, күбеген җыеп алгач, шулпага кипкән канәфер салыгыз. Пешеп чыгар алдыннан дәфнә яфрагы, петрушка, тимьян сала аласыз.
Шулпага тозны ахырдан саласы.
Шулпа сүрән утта тәмле пешә.
Сыер итеннән чын шулпа өч сәгать кайнарга тиеш. Тавык шулпасын кайнап чыккач 50 минут тотасы.
Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев