Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хуҗабикәләр колагына

ТӘМЛӘТКЕЧЛӘР ДӨНЬЯСЫНДА

* Әнис аппетитны ача, салкын тигәндә ярдәм итә. Хатын-кыз авыруларын дә­валаганда кулланыла, ба­ла имезүче ханымның сөтен арттыра. Пирог, ботка, компот кебек баллы ризыкларга кушыла. * Кардамонны фармацевтлар ашкайнату системасын нормага салучы хуш исле тоник дип атый. Кан плазмасын, нерв күзәнәкләрен тукландыра. Камыр ризыклары, аш һәм пылауга тәм кертә. * Чили...


* Әнис аппетитны ача, салкын тигәндә ярдәм итә. Хатын-кыз авыруларын дә­валаганда кулланыла, ба­ла имезүче ханымның сөтен арттыра.
Пирог, ботка, компот кебек баллы ризыкларга кушыла.

* Кардамонны фармацевтлар ашкайнату системасын нормага салучы хуш исле тоник дип атый. Кан плазмасын, нерв күзәнәкләрен тукландыра.
Камыр ризыклары, аш һәм пылауга тәм кертә.

* Чили борычы организмны ныгыта, канны чистарта, аның агышын яхшырта. Эчтән кан китүне туктата.
Ит һәм балык ризыклары өчен бер дигән тәмләткеч.

* Ванилин ашкайнатуны яхшырта, организмны ярсыта һәм хәл кертә.
Печенье, крем, торт һәм кәнфитләргә салына.

* Кориандрны өлкән яшьтәге һәм чирдән соң хәл­сезләнгән кешеләргә тәкъ­дим итәләр. Ул көч кертә һәм йөрәкне ныгыта.
Яшелчә, сыер һәм тавык итеннән әзерләнгән ризыклар өчен.

* Ак борыч ашказаны эш­чәнлеген һәм эчәклек микрофлорасын нормага сала.
Беренче һәм икенче ашлар әзерләгәндә кулланыла.

* Канәфер йогышлы авырулар вакытында бактерияләрне һәлак итә. Авыртуны басу үзлегенә ия.
Ликер, пунш һәм компотлар өчен яхшы.

* Имбир аппетитны ача, ашказанын һәм канны җы­лыта. Кан составындагы холестерин күләмен киметә, хәтерне яхшырта.
Камыр, компот һәм ит ризыкларына салалар.

* Ак әнис нервларны тынычландыра, баш мие эшчәнлеген яхшырта, игътибар тупларга ярдәм итә.
Ипи, тозлы кәбестәгә кушу өчен яхшы.

* Дарчин маен нокталы массаж, салкын тиеп ин­галяция ясаганда кулланалар. Ашказаны белән пробле­малары булганда да ярдәм итә.
Җиләк-җимеш ашларына, запеканка һәм кофега салалар.

* Лавр яфрагындагы хуш исле матдәләр иммун системасын ныгыта. Төнәт­мәсе сулыш алуны җиңелләштерә һәм арганлыкны киметә.
Әче ашлар һәм сарык итеннән әзерләнгән ризыкларга тәм кертә.

* Мөшкәт чикләвеге организмга көч кертә, нерв сис­темасын яхшырта.
Шоколад кремнарына һәм соусларга салалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев